Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында Мәскәү вакытыннан китәргә чакырдылар


Җәен Башкортстан вакытына күчәргә, кышын сәгать телләрен Мәскәү вакытыннан 1 сәгатькә алга күчерергә тәкъдим ителә.

Татарстанда Мәскәү вакытыннан китү тәкъдиме белән Дәүләт шурасында КПРФ фракциясе депутаты Альберт Яһудин бүген парламент утырышында чыкты. Ул бу белдерүне халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә таянып җиткерүен әйтте. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне хөкүмәткә өйрәнергә кушты.

"Мәскәү вакыты Мәскәүгә һәм аның янәшәсендәге төбәкләргә туры килә. Татарстан республикасы көнчыгыштарак урнашкан, кояш та төрле вакытта чыга һәм бата", ди ул.

Быел июнь уртасында кояш төнге 2 сәгать 30 минутта чыгачак, кичке 20 сәгатьтә батачак, дип өстәде депутат. Ул сәгать күчерүдән Татарстанда халык отачак дип саный.

Альберт Яһудин сүзләренчә, Татарстанның Мәскәү вакыты белән яшәве халыкта бәхәсләр уята.

"Социаль челтәрләрдә барган бәхәсләргә карамастан, бу мәсьәлә турында фикерләшеп нокта куярга чакырам. Күпчелек күрешеләребез — Самар, Ульян, Ижауда вакыт 1 сәгатькә алга күчерелгән. Уфа, Оренбурда — 2 сәгатькә. Тормыш сыйфатын яхшырту өчен Татарстанда яшәүчеләргә компромисс кирәк. Мәскәү вакытына карата даими төстә вакытны 1 сәгатькә алга, җәй вакытында — тагын 1 сәгать алга күчерү мөһим. Нәтиҗәдә, җәен сәгать телләре 2 сәгатькә, башка вакытта — 1 сәгатькә алда булырга тиеш", диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы аппаратына Татарстанда вакытны ике сәгатькә алга күчерү тәкъдимен республика хөкүмәтенә юлларга кушты.

"Икътисади яктан, сәламәтлек саклау министрлыгы белән берничә тапкыр санап чыксыннар. Без моны эшли алабыз", диде ул.

  • Соңгы елларда Татарстанда сәгать телләрен күчерү тәкъдиме еш яңгырый. 2015 ел ахырында Дәүләт шурасының экология, авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм азык-төлек сәясәте комитетында икътисадчылар, табиблар һәм полиция вәкилләре катнашында фикер алышу булды. Аның нәтиҗәсендә Татарстанны Мәскәү вакытында калдыру кирәклеге турында карар кабул ителде.
  • Мәскәү вакыты белән яшәгән Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме белән бер төркем активистлар, шул санда "Аурупалы Татарстан" блогы чыккан иде. Интернетта имзалар җыелып парламентка тапшырылды. Азатлык сәгать күчерүнең уңай һәм тискәре якларын барлады.
  • 2016 елда Ульян өлкәсенең мәскәү вакытыннан бер сәгать алга (Мәскәү+1) күчүе мәгълүм булды. Ульян өлкәсе – Татарстанның көньяк-көнбатыш күршесе, ягъни Татарстаннан көнбатыштарак урнашкан. Элегрәк Әстерхан өлкәсе дә мәскәү вакытыннан бер сәгать алга күчәргә карар итте. Бу фикерне федераль үзәк тә хуплады.
  • 2021 елда Чаллыда яшәүче пенсионер Рифат Бәдретдинов Казан вакытын бер сәгать алга күчерүне сорап Татарстан Дәүләт шурасына хат юллаган иде. Ул Уфа дөрес вакыт белән яши, Казан вакыты сәламәтлеккә зыян сала, дип аңлатты. Депутат Лотфулла Шәфигуллинның электрон имзасы белән килгән җавапта бу эшнең кирәксезлеге әйтелде.
  • Хәзерге вакытта Русиядә 11 вакыт зонасы бар. Мәскәүдән бер сәгатьлек аерма белән әлегә дүрт кенә төбәк яши: Калининград өлкәсе (бер сәгать артта) һәм Удмуртия, Самар өлкәсе һәм Ульян өлкәсе (бер сәгать алда).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG