Чаллыда яшәүче пенсионер Рифат Бәдретдинов Казан вакытын бер сәгать алга күчерүне сорап Татарстан Дәүләт шурасына хат юллаган. Депутат Лотфулла Шәфигуллинның электрон имзасы белән килгән җавапта бу эшнең кирәксезлеге аңлатыла. Шул ук вакытта "Русия җәмәгатьчелеге инициативасы" ("Российская общественная инициатива") сайтында илдәге вакыт зоналарын реформалау тәкъдиме барлыкка килде. Анда Татарстан, Чуашстан, Мари иле, Мордовия республикалары һәм башка төбәкләрдә вакытны бер сәгать алга күчерүнең әһәмияте аңлатыла. Башкортстан иң дөрес вакыт белән яшәүче төбәкләр арасында.
Пенсионер Рифат Бәдретдинов Дәүләт шурасына вакыт мәсьәләсендә мөрәҗәгать итү сәбәпләрен Азатлыкка сәламәтлек, эш сыйфаты һәм дин тотуга бәйле уңайсызлыклар белән аңлатты.
— Мин Татарстанга Башкортстаннан күчеп килдем. Анда кояш вакыты белән яшиләр, бик уңайлы. Кышкы кыска көннәрдә дә иртәнге сигездә эшли башлыйлар, тагын ярты сәгатьтән көн яктыра. Кичке дүрт тирәсендә генә караңгы төшә. Ә Татарстанда сәгать бердә төшке аш ашыйсың да, тагын бер сәгатьтән инде караңгы була. Беренче елларны бик авыр кичердем, шул сәгать аермасы аркасында зур дискомфорт тойдым. Татарстанның дөрес вакытта яшәмәвен аңлый идем. Бу хакта күп материаллар җыйдым да, ике ай элек, Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать яздым. Үз хатымда сәгатьне алыштыруларын сорадым, аның сәламәтлеккә зыян салуын, караңгыда эшләүнең эш сыйфатына да зур йогынты ясавын әйттем. Бу вакыт белән яшәү намазда булган кешеләр өчен дә бик авыр. Җәй көне ураза тотсаң, төн уртасында, төнге 1-2 сәгатьтә торып сәхәр ашарга туры килә, - диде Рифат Бәдретдинов.
Ул Татарстанның совет чорында ук Мәскәү вакыты белән калуын, бу мәсьәлә күп тапкыр күтәрелеп тә азагына җиткерелмәүне сәяси сәбәпләрдән түгел микән дип шикләнүен дә яшермәде.
— 70нче елларда, совет заманында ничек шушы вакытка күчкәннәрен аңламыйм, минем башка сыймый бу эш. Идел буендагы халыклар дискомфорт кичерсен, сәламәтлекләренә зыян килсен дип, урыс булмаган милләтләрне караңгылыкка дучар итеп һәм менә шундый уңайсыз хәлгә калдыру сәясәте бу дип уйлыйм, - диде Бәдретдинов.
Аның мөрәҗәгатенә депутат Лотфулла Шәфигуллинның электрон имзасы белән җавап та килгән. Җавапта әйтелгәнчә, "Дәүләт шурасында шушы мәсьәләдә белгечләр катнашында киңәшмә булган һәм Мәскәү белән Казан арасында вакыт аермасы булдыру файдасыз дип табылган".
"Казан белән Мәскәү арасында кояш чыгу аермасы елына уртача 46 минут тәшкил итә, бу зур аерма түгел. Шулай ук Мәскәү белән вакыт аермасы эшлекле элемтәләр, туризм үсеше, поездлар һәм авиаочышлар хәрәкәте графигы ягыннан да файдасыз", диелә депутат хатында.
Моннан тыш, Татарстан оешмаларыннан, башка кешеләрдән мондый тәкъдим килмәгән икән.
Бу хатка өстәмә буларак, Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор Ольга Ильинская бәяләмәсе дә беркетелгән:
"Даими җәйге вакытта яшәүнең төп кимчелеге – караңгыда уяну аркасында кешеләр елның күп өлешендә үзен хәлсез һәм авыру хис итә, ди белгечләр. Кышкы вакыт астрономик вакытка якынрак, димәк, җәйге вакытка караганда кешенең организмына һәм тормышына яхшырак."
Фән докторы һәм профессор булган ханым бу карарга килгән белгечләрнең исем-фамилиясен язып торуны кирәк санамаган, шуңа дәлилләр дә бик сай күренә.
Шул ук хатта Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре дә китерелгән. Аңа караганда, 33 процент халык кышкы вакытта калуны кулайрак күргән һәм моны иртән яктыда уяну һәм кичен караңгыда йоклап китү дә уңайлырак булу белән аңлаткан. Тагын 20 процент кышкы вакытта калу уңайлы булачак дип белдергән. Тик бу сораштыруның кайсы шәһәрдә, нинди вакыт зонасында үткәрелүе генә хатта әйтелмәгән.
Бәяләмә түбәндәге йомгак белән тәмамлана:
"Сәламәтлек һәм физиология ягыннан кышкы вакыт бернинди дә зыян салмый. Сәгать телләрен күчерү кешегә актив яшәргә комачаулый торган яшерен ияләнү процесслары белән бәйле, шунлыктан ел дәвамында вакытны күчерү сәламәтлеккә зыян сала. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, сәгать күчерүдән баш тартырга һәм даими вакытны билгеләргә киңәш ителә, даими буларак кышкы вакытны билгеләү отышлы."
Азатлык шушы ук сорау белән табиб-психотерапевт Фарис Галләмовка мөрәҗәгать итте. Ул исә кышкы вакыт белән яшәүнең организмга киресенчә зыян салуын, психик авырулар белән бергә, кан басымы күтәрелү, йөрәк авыруларына да китерүен сөйләде.
— Татарстанның дөрес вакыт белән яшәмәве хакында мин дә күптән уйланам. Башкортстанга да еш йөрим, анда бөтенләй икенче хәл. Безгә дә Башкортстан вакыты белән яшәргә кирәк. Алар кояшны безгә караганда бер сәгатькә күбрәк күрәләр, димәк, безгә караганда бер сәгатькә сәламәтрәк булалар дигән сүз. Безнең караңгылыкта яшәү сәламәтлеккә бик зур йогынты ясый. Язгы якка чыккач бу бигрәк тә сизелә: без көн яктырып беткәч кенә йокыдан торабыз һәм көнебезнең икенче яртысы инде караңгылыкта уза.
Саный китсәң, караңгылык безгә бик нык тәэсир итә. Ул даими стресска китерә, шуның аркасында нервылар таушала, яктылык иртәрәк килү сәбәпле кеше кирәгенчә ял итә алмый. Бу бөтен физиологиягә зыян сала, матдәләр алмашы зур зыян күрә. Табигать үзе шулай көйләнгән, без аның белән бергә яшәргә, биологик ритмнар белән бергә актив булырга һәм шулар белән бергә ял итәргә тиешбез. Хайваннарга гына карагыз әле, алар караңгыда йоклый бит. Кешенең эшендә дә иң нәтиҗәле вакыты кояш яктысында була. Без үз вакытыбызда йоклый алмыйбыз һәм кояшны да күрмибез булып чыга. Нәтиҗәдә, үз вакытында йокламаганнан һәм биоритмнарны бозудан стресслар барлыкка килә, кан басымы күтәрелә, йөрәк авырулары килеп чыга – болар бар да бер-берсенә бәйләнгән, - диде Фарис Галләмов.
Ул әлеге мәсьәләнең моңа кадәр күп тапкыр телгә алынып та эшләнмәвен, хәзер исә сайлаулар алдыннан бик вакытлы күтәрелүенә дә басым ясады.
Татарстан дөрес вакыт белән яшәми. Башкортстанда кояшны безгә караганда бер сәгатькә күбрәк күрәләр, димәк, алар безгә караганда бер сәгатькә сәламәтрәк
— Безнең караңгылыкта яшәвебез җитәкчеләрнең ваемсызлыгы аркасында дип уйлыйм. Алар кеше турында уйламыймы, әллә кояш яктысының кешегә тәэсирен аңлап бетермиме – бик зур җитешсезлек бу. Хәзер төгәл хәтерләмим, әмма безнең Мәскәү вакыты белән 46 минутмы, әллә 56 минутмы аерма белән яшәвебез турында бик күп сүзләр булды. Мәскәүдә бөтенләй башка вакыт зонасы. Бу сорауны бик вакытлы күтәргәнсез. Депутатлар сайлау алдыннан әллә нинди файдалы эшләр эшләп куярга да мөмкин. Бу сорау бит безнең җитәкчеләр кулында, Путин кулында түгел. Гипертоник кризислар, онкологиядән, башка чирләрдән үлемнәр күп, чөнки кешегә ял җитми, кояш нуры җитми. Шуны аңласыннар иде, - диде Фарис әфәнде.
"Кыш көне караңгыда уяну хәлсезлеккә китермиме, шул сәбәпле кеше үзен авыру хис итмәсме?" дигән сорауга ул зыян булмаячагын әйтте.
— Кыш көнендә без балаларны болай да караңгыда уятабыз. Әгәр вакыт бер сәгать алга күчсә, ул балага көн озынлыгы, димәк, кояш яктысы да күбрәк була дигән сүз. Аңа карап кына баланың сәламәтлеге бозылмый, - дип белдерде Фарис Галләмов.
"Русия җәмәгатьчелеге инициативасы" интернет-чыганагында илдәге сәгать зоналарын реформалау хакында тәкъдим барлыкка килде. Анда да Татарстан, Чуашстан, Мари иле, Мордовия республикалары һәм башка төбәкләрдәге вакытны бер сәгать алга күчерүнең әһәмияте аңлатыла. Моннан тыш, җәй көне вакытны өстәмә рәвештә тагын бер сәгатькә алга күчерү кирәклеге турында да әйтелгән. Реформа авторлары Коми республикасы, Ненец автоном бүлгесендәге вакытны да ике сәгать алга күчерергә тәкъдим итә.
"Моңа кадәр булган бер генә сәгать реформасы да Русия төбәкләрендәге вакытны тигез рәвештә көн белән төнгә бүлә алмады, чөнки әлеге реформалар илнең бар өлкәсенә дә тигез кагылып, төбәкләрнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алмый гына үткәрелде. Әлеге реформаның максаты – Русиядәге һәр кешегә, аның кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, тәүлекнең якты һәм караңгы вакытын тигез тәэмин итү", дип яза проект авторлары.
Алар соңгы 10 елда Русиядә вакыт белән бәйле барлык үзгәрешләрне дә санап чыга. Мәсәлән, 2011 елда Русиянең барлык төбәкләрендә вакыт бер сәгать алга күчерелә һәм җәйге-кышкы сәгать күчерүләр бетерелә. 2014 елда барлык төбәкләр өчен шушы эшләрнең нәкъ киресе башкарыла. 2016 елда вакытның дөрес булмавыннан канәгатьсезлек арткач, Русиянең ун төбәге вакытларын алыштыра. 2018 елда Волгоград өлкәсе халкы төбәк референдумы уздырып, Мәскәү вакытыннан бер сәгать алга, ягъни җирле вакытка күчү турында тавыш бирә. 2020 елда хакимият үзлегеннән ул референдум нәтиҗәсен үзгәртеп, вакытны кабат бер сәгать артка күчерә. Кыскасы, реформа проекты авторлары бу юлы инде һәр төбәкне аерым исәпләп, аның өчен үз вакытын куйган.
Моның өчен алар елның иң озын көнендә – 21 июньдә һәм иң кыска көнендә – 21 декабрьдә төбәкләрдә кояш чыгу һәм бату вакытларын язып алган.
Мәсәлән, 21 июньдә Мәскәүдә кояш 3:45 сәгатьтә чыкса, Казанда ул 2:59 сәгатьтә чыга. Батышы шулай ук 46 минут аерма белән: Мәскәүдә – 21:19 сәгатьтә, Казанда 20:33 сәгатьтә була. Уфада кояш 4:39 сәгатьтә чыга, 21:58 сәгатьтә бата. Реформа авторлары фикеренчә, Башкортстан оптималь вакытны сайлаган төбәкләргә керә. Аңа үзгәреш кирәкми. Шундый ук төбәкләрдән Алтай крае, Оренбур, Томски, Сахалин, Новосибирски өлкәсе, Пермь крае һәм башкалар атала. Бүгенгә бу реформаны хуплап 3400 кеше тавыш биргән.
Хөрмәтле укучылар, ә сез бу турыда ни уйлыйсыз? Фикерегезне әйтегез!
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!