Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илшат Гафуровны тикшерү нәтиҗәсен фаразлау кыен


КФУ ректоры Илшат Гафуров
КФУ ректоры Илшат Гафуров

Русиядә югары коррупционерларны җәзалау башланган икән, түбәнрәк һәм пычрагракларына катырак эләгәчәк, дип саный Ирек Мортазин.

Казан федераль университеты доценты Искәндәр Ясәвиев университет ректоры Илшат Гафуровны тикшерүне сорап язган хатыннан соң үзенең сорау алуга чакырылуын куркытырга маташу буларак бәяләми.

Азатлык радиосына Ясәвиев сорау алу барышында кисәк кенә “Ә сез курыкмыйсызмы?” дигән сорау бирелсә дә, куркыту ниятен сизмәве, сорау алуга чакыруны бер формаль эш итеп кенә күрүе турында белдерде.

Сорау алу вакытында тикшерүчеләр аннан Гафуровның җинаятьчелеккә катнашлыгы турында нинди өстәмә мәгълүматлары булуы белән кызыксынган.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев
Ясәвиев Гафуровның җинаятьчелеккә катнашы турында матбугатта чыккан хәбәрләрне тикшерүне сорап Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән иде. Шуннан соң Ясәвиев университетта декан урынбасары вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Бастрыкин исә Гафуровка карата гаепләүләрне тикшерү эшен Казандагы бүлеккә җибәргән.

Ясәвиев үзен сорау алуга чакырудан соң Гафуровны тикшерү эшенең нәтиҗәсе нинди булачагын фаразлаудан баш тартып берни дә әйтә алмыйм, диде.

Гафуровның октябрь аенда Апас сайлау бүлгесе аша Татарстан Дәүләт Шурасына сайлануында күпсанлы канун бозулар турында хәбәрләр булса да, тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә аларны кире какты.

Гафуровның 1990 елларда “29 комплекс” җинаять төркеменә кергәнлеге һәм кеше үтерүгә катнашы булуы турында октябрь башында язып чыккан “Новая Газета” хәбәрчесе Ирек Мортазин да тикшерү нәтиҗәсенең ничек булачагын әлегә әйтеп булмый диде. Ясәвиев Бастрыкинга Ирек Мортазин мәкаләсен җибәргән иде.

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
Мортазин Азатлык Радиосына: “Алдан фаразлау мөмкин түгел, Русиядәге соңгы вакыйгалар, саклану министры Анатолий Сердюковның вазифасыннан алынуы, Пермь өлкәсе премьер-министры, Русиянең элекке төбәкләр үсеше министры урынбасары Роман Пановның бюджет акчасын урлауда гаепләнеп кулга алынуына караганда, Русиядә коррупциягә каршы ныклап көрәш башланганга охшый. Инде шундый югары түрәләрне дә кызганып тормыйлар икән, түбәнрәкләргә һәм ныграк пычранганнарга каты эләгер дип уйлыйм”, диде.

Одессада тоткарланган Рүзәл Асадуллин
Одессада тоткарланган Рүзәл Асадуллин
Ясәвиев Гафуров турында өстәмә мәгълүматлар бирә алмаса да, тикшерүчеләр андый сораулар белән бу язда Одессада тотылган Рүзәл Асадуллинга да мөрәҗәгать итә алыр иде.

Гафуровка карата гаепләүләргә төп нигез булган Юрий Удовенконың “Зазеркалье” китабында язылганча, 1999 елның җәй ахырында Илшат Гафуров Алабуга хакимиятен җитәкләгән чорда үзенең көндәше, күренекле эшмәкәр һәм Алабуга шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны 70 мең долларга Мәскәүдә киллер яллап үтерткән булган.

Удовенко китабында язылганча, Гафуров нәкъ менә Рүзәл Әсәдуллинга шалтыратып Исрафиловның үтереләчәгенә гарантия бирүне сораган һәм аның тәртип саклау хезмәткәрләре тарафыннан үтерелергә тиешлеген әйткән.

“29нчы копмлекс” төркеме җитәкчеләренең берсе Рүзәл Әсәдуллинның тотылуы сәбәпле әлеге төркемнең җинаятьләрен тикшерү эше яңартылуы да мәгълүм.
XS
SM
MD
LG