Accessibility links

"Яңа татар пьесасы" тәмам. Яңа исемнәр юк


Бәйгедә күрсәтелгән "Мулла" спектакленнән бер күренеш
Бәйгедә күрсәтелгән "Мулла" спектакленнән бер күренеш

Камал театрында “Яңа татар пьесасы” бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар. Елның иң яхшы драма әсәрләрен һәм татар театрының 106 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бәйге инде ничәнче ел рәттән “Татэнерго” ширкәте ярдәме белән оештырыла. Өстәвенә, 22 декабрьнең энергетиклар көне икәне ачыкланды. Бу вакыйганы сәхнәдән берничә тапкыр әйттеләр.

Быелгы конкурска барлыгы 53 әсәр кабул ителде. Жюри тарафыннан икенче турга 16 пьеса уздырылса, өченче турга сигез пьеса сайланды. Барлык әсәрләр дә тәхәллүс белән тапшырылырга тиеш иде, жюри объектив булсын өчен. Бу тәҗрибә инде күп еллар кулланыла, аның гаделлегенә шик тумый.

Жюри дигәннән, быел баш хөкемдар ролен сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин башкарды. Фәндәс әфәндедән тыш, жюрида башка билгеле шәхесләрне дә күреп була иде. Мәсәлән, галимнәр Гали Арсланов, Искәндәр Гыйләҗев, “Татарстан яшьләре” газетының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Самерханов, театр белгече Айгөл Габәши, Татарстан мәдәният министрлыгының идарә рәисе Кадрия Идрисова, “Яңа гасыр” телевидениесе режиссеры Нурания Җамали, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев пьесаларны сайлап алуда катнаштылар.

Фәндәс ага Сафиуллин өчен жюри рәисе булу үзе дә кызык тәҗрибә. Азатлык радиосы сорауларына җавап биргәндә ул пьесалар хакындагы уй-кичерешләре белән уртаклашты. Аның әйтүенчә, әсәрләрдә җыр-моң күп файдаланыла. Моны ул музыкаль театрга ихтыяҗ булу белән бәйли.

Фәндәс Сафиуллин: “Татарда музыкаль театрга ихтыяҗ бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00
“Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы әсәрләрдә үсеш бар. Конкурска килгән 53 пьесаның һәрберсендә диярлек җыр-моң кертелгән. Мин шуңа игътибар иттем: татарда музыкаль театр булдыру омтылышы сизелә. Дөрес, бүгенге кайнар мәсьәләгә кагылган пьесалар бар. Ләкин, кызганыч ки, алар көнкүрешкә кагыла, ә тирәнрәк, фәлсәфи, тарихи, ягъни киң карашлы мәсьәләләр җитеп бетми”, диде Фәндәс Сафиуллин.

Тагын бер жюри әгъзасы, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов бүгенге татар драматургиясендә сюжет кабатлану турында әйтә. Бәйгегә килгән әсәрләр арасында да бу очрак күзәтелә, ди.

Ринат Әюпов: "Татар драматургиясендә сюжет кабатлана"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00
“Укыган пьесаларга килгәндә, авторлар кайчандыр куелган яки язылган сюжетны икенче формада кабатлыйлар, ягъни адаптация эшлиләр. Нәтиҗәдә, бу пьесага урланган, плагиат дип әйтергә була. Бер урында тапталу бара. Авторның әйтергә теләгән фикере булмагач, ул һәрвакытта кабатлана башлый. Мәсәлән, Туфан абыйдан яки Зөлфәттән сюжетны алып адаптация эшлиләр. Шуңа күрә пьеса өченче сорттагы ризык кебек килеп чыга һәм ул тамашачыларга кызык түгел, чөнки аның инде булганы бар”, ди жюри әгъзасы Ринат Әюпов.

Бүләкләү тантанасы әллә ни шаккатырлык булмады дисәк тә ялгыш булмас. Драматургия күгендә әлеге дә баягы шул исемнәр балкый. Яңа исемнәр булса да, алар беренче урыннарда түгел. Нәтиҗәдә, сигез бүләкнең өчесе Илгиз Зәйниевкә эләкте. “Приют” әсәрен иҗат иткән Ркаил Зәйдулла мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булды. Беренче урында – Илгиз Зәйниев, Зөлфәт Хәким икенче урынны яулады.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә, бүген татар драма әсәрләре җитәрлек. Урысларны исәпкә алмаганда, Русиянең бер генә башка милләтендә дә мондый байлык юк, ди Игъламов.

Нияз Игъламов: "Татарда драма әсәрләре җитәрлек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00
“Мин Ркаил Зәйдулла өчен шатмын. Ул иҗади үсеш күрсәтә. Еллар буе миллионнар түгеп, бер-ике кеше үстереп була, ә инде кочак-кочак яңа исемнәр ачу бөтенләй ирешмәслек максат булып күренә. Бу бәйге өч-дүрт көчле драматург бирде. Хәзерге көндә Русиядә урыслардан башка бер милләттә дә мондый байлык юк. Урысларда да әллә ни түгел, чөнки “Новая драма” дигән хәрәкәттә яза торганнар бүгенгә генә кала. Бу пьесалар бүген генә актуаль, әмма иртәгә аларны беркем дә искә алмаячак. Ә безнең драматургиядә, ни генә дисәк тә, андый нәрсә юк”, дип саный Нияз Игъламов.

Җиңүчеләр бүләкләнгәч, кичә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Мулла” спектакле белән дәвам итте.
XS
SM
MD
LG