Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике кулсыз Сакинат – таэквондо чемпионы


Ике кулсыз Сакинат – таэквондо чемпионы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:07 0:00

Ике кулсыз Сакинат – таэквондо чемпионы

Ике кулсыз булып тууына карамастан Сакинат Магомедова спорттагы уңышлары белән генә чикләнеп калмыйча, ялгызы ике бала да үстерә.

Дагыстанда яшәүче инвалид Сакинат Магомедованы тормыш авырлыклары бер дә куркытмый. Ике кулсыз булып тууына карамастан, ул спорттагы уңышлары белән генә чикләнеп калмыйча, ялгызы ике бала да үстерә.

Сакинат хуҗалык эшләрен үзе башкара алуы белән горурлана һәм беркемнән ярдәм көтеп утырмавын әйтә.

Дәүләтнең инвалидлык түләве җитмәү сәбәпле Сакинат көрәш спортына кереп китеп акча эшли башлый. Җирле пара-таэквондо такымына чакыру алгач, ул канатланып китә, илкүләм беренчелекләрдә дә, халыкара бәйгеләрдә дә җиңү артыннан җиңү яулый башлый.

Бавыры авырту сәбәпле аңа спортны читкә куеп торырга туры килә. Әмма аның әле ачылып бетмәгән сәләтләре дә бар. Сакинат хәзер җырчы булып китәргә тели.

Музыка продюсерларына күрсәтү өчен ул инде беренче җырын яздырган да. Һәрнәрсәгә үзе ирешергә өйрәнгән Сакинат музыканы сөюе яңа ишекләр ачарга ярдәм итәр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG