Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урланган кырымтатар егетләре авылына Аксенов килергә җыена


Сары-су бистәсендә халык җыены. 29 сентябрь 2014
Сары-су бистәсендә халык җыены. 29 сентябрь 2014

Ике кырымтатар егете алып кителгән бистәдә көн дә йөзләгән кеше җыела. 1 октябрь биредә Кырым "башлыгы" Сергей Аксеновны көтәләр.

Кырымдагы Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр алып киткән Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламов язмышлары ике тәүлек узгач та билгесез булып кала. 27 сентябрьнең кичендә булган бу хәлдән соң Джеппаров яшәгән йорт янына кешеләр җыела башлады. Бүген дә аның әтисе Абдурешит Джеппаровның Акмәчеттән кайтканын йөзләгән кеше җыелып көткән. Килүчеләр Карасубазар, Ялта, Судак, Акмәчет, Ленинский районыннан иде, дип сөйләде Азатлыкка Джеппаров.

"Акмәчеттә Аксенов белән очраштым. "Улыгызны эзлиләр, кулыбыздан килгәнне һәм мөмкин булганны барысын да эшлибез", диде. Очрашуда шулай ук Белавенцев (Русия президентының Кырымдагы вәкиле) бар иде", диде югалган егетнең әтисе.

Джеппаров Кырым "башлыгына" бүген үз кайгысын гына түгел, аларның өенә җыелган, үз өйләрендә һәм мәчетләрдә тентүләргә ачу белдергән халыкның теләген дә җиткерде. Соңгы бер айда кырымтатарларга булган басым, куркыту һәм эзәрлекләүләргә протест белдерүчеләр Аксенов белән очрашырга тели. Аксенов очрашудан баш тартса кырымтатарлар Акмәчеткә протест йөреше оештырырга килешкән. Джеппаров сүзләренә караганда, Аксенов Сары-су бистәсенә 1 октябрь киләчәген әйткән.

"Аксенов белән Сары-суда көндезге 2дә очрашу билгеләнгән. Бүген өйгә кайткач җыелган халыкка боларны сөйләдем, кешеләр таралышты, янымда якын дуслар һәм туганнар гына калды. Тагын нишләргә дә белмичә ишек алдында утырабыз менә, малайлар турында бер хәбәр дә юк", диде Джеппаров.

Сары-су бистәсендә халык җыены
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

Карасубазар районы халкы биредә март аенда булган зур кайгыны да әле бик яхшы хәтерли. 3 мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында "Оккупациягә юк" дигән шигар тотып торганда алып кителгән Решат Аметовның мәете 15 мартта Карасубазар (Белогорски) районында табыла.

Шуңа күрә 1 октябрь "премьер-министр" белән очрашуга күп кеше җыелырга мөмкин. Аларның Аксеновка әйтәсе сүзләре бик күп җыелган. Кырым "башлыгы" "Мәҗлес" исемле оешманың гамәлдә булмавы һәм кырымтатарларга аерым җир бүленү мәсьәләсенең каралмаячагы турында белдергән иде.

Бүген Акмәчетнең үзәк район мәхкәмәсе “Кырым” хәйрия фонды хисапларын һәм милкен кулга алуны үз көчендә калдырды. 16 сентябрьдә Мәҗлес бинасында 12 сәгатьлек тентү узды. Нәтиҗәдә документлар, протоколлар, дини китаплар һәм компьютерлар алынды. 19 сентябрьдә мәхкәмә приставлары Мәҗлес, "Кырым" фонды, "Авдет" газетасы һәм "Йолдыз" журналы редакциясе урнашкан бинаны кулга алды.

XS
SM
MD
LG