Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда хокук бозуларның артуы тәнкыйтьләнә


Кырымда югалганнан соң үле килеш табылган Эден Ассановны җирләү, 7 октябрь, 2014
Кырымда югалганнан соң үле килеш табылган Эден Ассановны җирләү, 7 октябрь, 2014

Human Rights Watch хисабында аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләренең хокук бозулары артуы тәнкыйтьләнә. Төп эзәрлекләнүчеләрнең кырымтатарлар булуы әйтелә.

Human Rights Watch исемле кеше хокукларын яклаучы халыкара оешманың күптән түгел чыгарган хисабында Кырымда кеше хокуклары торышы каты тәнкыйтьләнә. Кырымны аннексияләү нәтиҗәләренә багышланган бу хисап беренче чиратта оешма вәкилләренең Кырымда туплаган мәгълүматларына нигезләнә.

Human Rights Watch, Кырымны басып алган ил буларак, Русия халыкара һуманитар хокук өлкәсендә үз өстенә алган күп кенә йөкләмәләрне боза, ди.

37 битлек документта Кырымда Русиянең гамәлләренә каршы чыгучыларны, беренче чиратта кырымтатарларны, шулай ук активистларны һәм журналистларны куркыту һәм эзәрлекләү очраклары сурәтләнә. Хакимиятләрнең Украинаны яклаучы, Русияне тәнкыйтьләүче кешеләргә карата көч куллануы, кешеләрнең көч белән алып кителгәннән соң югалуына бәйле булуы расланган хәрбиләштерелгән төркемнәргә карата чаралар күрмәве тәнкыйтьләнә анда.

Хакимиятләр Украина ватандашлыгына ия булганнарны йә Русия ватандашлыгы алырга, йә Кырымнан чыгарып җибәрелмәячәге гарантияләнмәгән чит ил ватандашы буларак яшәргә мәҗбүр итә, диелә.

"Халыкара җәмәгатьчелекнең игътибары Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларда булган арада Кырымда кеше хокукларын бозулар тагын да арта. Төрле сылтаулар, шул исәптән экстремизмга каршы көрәш сылтавы белән хакимият Русиянең ярымутраудагы гамәлләрен ачыктан- ачык тәнкыйтьләргә кыйган кешеләрне эзәрлекли", ди Human Rights Watchның Европа һәм Үзәк Азия тикшеренүләре бүлеге хезмәткәре Юлия Горбунова.

Хисап кырымтатарлар, активистлар, журналистлар, адвокатлар һәм башка кешеләр белән уздырылган 42 әңгәмәгә нигезләнә.

Human Rights Watch Русиянең һәм Кырым хакимиятләренең экстремизмга каршы буталчык итеп язылган канунны кулланып Кырымтатар мәҗлесенә кисәтүләр ясавы турында белдерә һәм мондый кисәтүләрдән соң мәҗлесне тыю, аның аерым әгъзаларын җинаятьтә гаепләүләр дә башланырга мөмкин, ди.

Наркотик, корал, тыелган китаплар эзләү сылтавы белән дистәләрчә кырымтатар өйләрендә, мәчет һәм мәктәпләрендә тупас рәвештә тентүләр уздырылуы турында Азатлык хәбәр иткән иде инде. Бу тентүләр Human Rights Watch игътибарыннан да читтә калмаган.

Оешма шулай ук ФСБ һәм прокуратураның кырымтатар киңкүләм мәгълүмат чараларына "экстремистик материаллар" чыгармаска дип кисәтүләр ясаганлыгы һәм, Русиянең гамәлләрен тәнкыйтьләүне туктатмаган очракта, аларны ябу белән янаулары турында белдерә. Оешма вәкиленең Азатлыкка белдерүенчә, Русиянең Кырымдагы гамәлләрен "аннексия" дип атау гына да, Кырымда экстремизмда гаепләүгә нигез була ала.

XS
SM
MD
LG