Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Мәхкәмә залында ук кулга алынуым ихтимал"


Фәүзия Бәйрәмова: "Һәр көнемне соңгы көн дип яшим"
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:12 0:00

Фәүзия Бәйрәмова: "Һәр көнемне соңгы көн дип яшим"

28 ноябрь көнне Татарстан Югары мәхкәмәсендә язучы, җәмәгать эшлеклкесе Фәүзия Бәйрәмова эше карала. Мәхкәмә алдыннан ул Азатлыкка әңгәмә бирде.

Быелның сентябрь һәм октябрь айларында язучы, җәмәгать эшлеклкесе Фәүзия Бәйрәмовага карата Чаллыда мәхкәмә эшләре барды. Чаллы мәхкәмәсе аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итү турында карар чыгарган иде.

Шушы шәхескә карата мәхкәмә эшләре инде тәмамланды дигәндә, Чаллы прокуратурасы хөкем карары белән риза булмыйча, эшне Татарстан Югары мәхкәмәсенә юллаган. 28 ноябрьдә гаепләүче һәм хөкем ителүче якларның шикаятьләре каралачак. Шушы вакыйга алдыннан без Фәүзия Бәйрәмовага берничә сорау биреп, фикерләрен белдек.

– Фәүзия ханым, сезнең чираттагы мәхкәмә башланырга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Менә шушы мәхкәмә вазгыятенә беркадәр аңлатма биреп китсәгез иде.

– Әйе, җомга көнне сәгать 9да Казанда безнең мәхкәмә эшләренә нокта куелачак. Чөнки 1 октябрьдә Чаллы мәхкәмәсе чыгарган карар (бер ел шартлы хөкем) көченә кермәгән иде. Без аны “бу хөкем карары дөрес түгел, ике мәкалә өчен беркемгә дә мондый җәза бирмиләр” дип шикаять иттек. Гаепләүче як, прокуратура да, киресенчә, “йомшак хөкем иттегез, дәүләткә каршы эшләгән өчен, мондый мәкаләләр өчен төрмәгә утыртырга кирәк иде” дип шикаять юллады. Менә шушы ике шикаятьне Казан мәхкәмәсе берьюлы карап, соңгы сүзне әйтәчәк. Без инде Казан мәхкәмәсе Чаллыда чыгарылган карарны үз көчендә калдырыр дип көткән идек. Чөнки моннан ике ел элек булган мәхкәмә эшләре белән шулай булган иде. Әмма бу юлы Казаннан шомлы хәбәрләр килә. Адвокатым шалтыратып әйтте, “Фәүзия ханымга карата хөкем карарын катылатырга уйлыйлар, аны мәхкәмә залында ук кулга алырга мөмкиннәр”, диде. Әлбәттә, бу куркыныч хәбәр. Шуңа да карамастан, моңа әзерләнергә кирәк. Мин бер ай элек бу мәхкәмәгә бармавым, мондагы эшләрне адвокатыма тапшыруым турында белдереп гариза язган идем. Хәзер инде үзем дә барырга булдым. Адвокат белән бергә үземне-үзем дә якларга тиеш дип уйлыйм. Бәлки бу минем соңгы сүзем булыр. Барырга ниятләп торам, әйе, бу хөкемгә санаулы сәгатьләр генә калып килә.

– Фәүзия ханым, хөкемне катылатырга теләүнең сәбәпләрен бераз фаразлыйсызмы?

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

– Чөнки хәзер дөнья үзгәрә, халыкта канәгатсезлек арта бара, ишек төбендә кризис, ач-ялангачлар күбәя. Шул хәлдә халык урамнарга да чыгарга мөмкин. Шуңа да алар ияртеп китәрлек кешеләрне чүплиләр. Бездә генә түгел, Мәскәүдә дә шул ук хәл, күренеп торган лидерларның кайсыларын төрмәләргә утырталар, кайсыларын өй сагына алалар, кайберләрен беркая да чыгармыйлар. Менә мин ай ярым ике арада эленеп тордым. Бер караганда хөкем дә ителдем кебек. Ләкин шушы ай ярым эчендә эшлисе эшләрне эшләп, әйтәсе сүзләрне әйтеп, язасын язып калдым. Менә шушы гамәлләрне туктату, Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшүне, президент атамасы, Татарстан символлары өчен көрәшне бастыру өчен Милли Мәҗлес рәисе, “Иттифак” фиркасе рәисе, халыкка күренеп торган кеше буларак утыртып куярга да мөмкиннәр. Чөнки без шундый карар әзерләнгән инде дип ишеттек.

Гаепләнүче милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова кабаттан да хөкем каршына басуына карамастан иҗат эшчәнлеген туктатмый. Шушы көннәрдә генә ул Чыңгыз Айтматов, аның әнисе Нәгыймә апа турында язмалар, китап чыгару уйлары белән Кыргызстанда булып кайтты. Шушы истәлекләрдә биредә яшәүче татарлар, аларның оешмалары хакында да тәсфилләп язарга җыена.

XS
SM
MD
LG