Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татмедиа Чаллыдагы басмаларга яңа мөхәррирләр билгеләде


"Шәһри Чаллы" газетының баш мөхәррире Илсур Тимеров
"Шәһри Чаллы" газетының баш мөхәррире Илсур Тимеров

16 декабрьдә Чаллыда чыгучы "Мәйдан" журналы баш мөхәррире итеп Фидаил Мәҗитов билгеләнде. 15 декабрьдә "Шәһри Чаллы" газеты җитәкчелегенә Илсур Тимеров куелган иде.

"Шәһри Чаллы"да моңарчы 65 яшьлек тәҗрибәле журналист Рахман Хәбибрахманов мөхәррир иде. Аны Актаныш районы газетында, телевиденисендә эшләгән, КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган, 39 яшьлек Илсур Тимеров алыштырды.

Фидаил Мәҗитов
Фидаил Мәҗитов

Татмедиа Чаллы каласында чыгып килүче "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Вахит Имамовка "Мәдәни җомга" газетын җитәкләүне тәкъдим итеп, журналның баш мөхәррире урынына биредә җаваплы сәркатип булып эшләгән Фидаил Мәҗитовны билгеләде.

Ноябрь ае башында "Чаллы ТВ" редакциясендә дә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм шушы агентлык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта шулай ук яңа мөхәррир куелуы хакында әйтелде. "Чаллы ТВ"га элекке мөхәррир Алсу Вәлиева урынына Рәис Фәрхетдинов тәгаенләнде.

Рәис Фәрхетдинов
Рәис Фәрхетдинов

Азатлык "Чаллы ТВ" мөхәррире Рәис Фәрхетдинов белән элемтәгә кереп телевидениедә татар теленә, татарча тапшыруларга игътибар ни дәрәҗәдә булачагын сорады. "Моңарчы булган татар тапшырулары кимемәс. Татар телендә яңа програмнар, тапшырулар оештыру да фаразлана", диде яңа мөхәррир.

Ә менә яңа билгеләнгән башка мөхәррирләр белән сөйләшү әлегә мөмкин булмады. Шулай да матбугатка якын булучылар арасында, Татмедиа хәзер милли матбугатка әллә ни игътибар бирмәячәк, агентлык җитәкчеләре акча эшләү җаен гына кайгырта башлады, дигән фикерне әйтүчеләр күп.

XS
SM
MD
LG