Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ТИҮ чикләүгә эләккән азык-төлекне фәкыйрьләргә сорарга җыена


"Евразия" азык-төлек келәтләрен тикшергәндә чикләүләргә эләккән персиклар табылган.
"Евразия" азык-төлек келәтләрен тикшергәндә чикләүләргә эләккән персиклар табылган.

Башкорстандагы ТИҮ чикләүгә эләгеп табылган азык-төлекне үзләренә бирүләрен сорарга җыена. Алар бу азык-төлекне фәкыйрьләргә өләшер идек дип белдерә.

Башкортстанда санкциягә эләккән азык-төлекләргә каршы "көрәш" дәвам итә. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге алдагы утырышында азык-төлекләрне юк итү мәсьәләсен дә тикшерегә җыена. Бу хакта ТИҮ рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов белдерде.

"Без Русиянең авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсенең республика бүлегенә мөрәҗәгать итеп, шул юкка чыгарасы азыкларны безгә бирүләрен сорарга җыенабыз. Оешмада өлкән яшьтәгеләр, мохтаҗлар күп. Без "ярамаган" азыкларны да кулланырга әзер. Тел стусы бирелмәгән халыкка ярамаган тагы!

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов

Икенчедән, кайбер акыллы башлар җиңел сәнәгатьтә дә чикләүләр кирәклеген күтәрә башлады. Без ул башлангычны хуплыйбыз. Чынлап та, ярамаган әйбер ул илләрдән кертелгән азык-төлек белән генә чикләнми, башка чикләүләрне дә кертүне тәкъдим итәргә җыенабыз. Мәсәлән, кием-салымнарга, техникага, рухи азыкларга, ягъни, китаплар, музыка һәм киноларга да чикләүләр кертергә кирәк. Аларны кибет һәм базалардан гына эзләү белән чикләнми, халыкны урамнарда да тотып, киемнәрен тикшереп, табылган очракта, салдырып, яки гамәлдән чыгарып, ертып җибәрергә кирәк. Шәхсән мин үзем халык дружинасы оештырып, шундыйларны фаш итеп йөрергә алыныр идем. Югыйсә, пармезан сырлары ашап, колалар эчеп, Мерседеста йөреп, дошман музыкасы тыңлап Русия ватанпарвәре булу авыр", ди Хөсәенов.

21 августта таможня хезмәте Башкортстанда "Евразия" азык-төлек келәтләрен тикшергәндә чикләүләргә эләккән персиклар тапкан. Башкортстан таможнясы хәбәренә караганда, аларның кайдан китерелүе турында мәгълүмат булмаган. Нәтиҗәдә 410 килограмм 82 тартма персикны трактор белән издергәннәр.

20 августта Салават шәһәрендә дә азык-төлекләр юкка чыгарылды. Анда 19 августта Русия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсенең республика бүлеге вәкилләре "Магнит" гипермаркетында тапкан азыклар юкка чыгарылган. Уфа транспорт прокуроры ярдәмчесе Екатерина Байбурина сүзләренә караганда, гипермаркетта 10 килограммга якын Италиядә җитештерелгән сырлар, шулай ук 20 тартма Польшада җитештерелгән 250 килограмм фри бәрәңгеләре табылган.

XS
SM
MD
LG