Accessibility links

Кайнар хәбәр

TÜRKSOY белән хушлашу: Миңнеханов бер төрле сөйли, мәдәният министрлыгы киресен эшли


TÜRKSOY карары белән 2011 ел төрки илләрдә Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде
TÜRKSOY карары белән 2011 ел төрки илләрдә Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде

Татарстан шыпырт кына TÜRKSOY-дагы вәкиле Лилия Саттарованы чакыртып алды һәм шулай итеп бу оешма белән хезмәттәшлеген туктатты. Татарлар белән элемтәнең әлегә өзелүен Азатлыкка оешманың генераль секретаре Дюсен Касеинов та раслады.

Бу атнада Татарстанның TÜRKSOY (ТӨРКСОЙ) вәкиле Лилия Саттарова Әнкарада 2011 елдан бирле бергә эшләгән хезмәттәшләре белән саубуллашты. Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат үзәге Азатлыкка моны Саттарованың бу оешмада эшләү килешүенең мөддәте тәмамлану белән аңлатты. Бер үк вакытта министрлык вәкиле, ТӨРКСОЙ белән мәдәни бәйләнешләрнең саклану-сакланмавы турында башка аңлатма бирмибез һәм киләчәктә дә бирмәячәкбез, дип белдерде.

Лилия Саттарова сүзләренә караганда, министрлыкның вәкаләтләр мөддәте тәмамлану турындагы белдерүе дөрес түгел. Татарстанның хәзерге вәкиле бар төрки халыкларның мәдәниятен кайгырткан шушы оешмада 2017 елга кадәр эшли ала иде, ди ул.

Лилия Саттарова
Лилия Саттарова

"Татарстан мәдәният министрлыгы мине кире чакыртып алу турында күрсәтмә җибәрде. Бу (Русия мәдәният министры) Мединский телеграмыннан соң эшләнде. Билгеле булганча, Русия ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктату турында белдерде, шул сәбәпле Татарстан министры да 2015 елның 9 декабрендә шундый карар кабул иткән. Минем вакытым 2017 елда гына чыгарга тиеш иде. Министрлык бу вакытны тизләтергә булган. Бу исә Татарстанның шушы мөһим оешма белән хезмәттәшлекне туктатуын аңлата. Моны шулай аңларга кирәктер", диде Әнкарада яшәүче Лилия Саттарова.

Күпсанлы кисәтүләргә карамыйча Төркия һава киңлеген даими бозган Русия хәрби очкычы 24 ноябрьдә бәреп төшерелгәннән соң ике ил бер көн эчендә якын дустан кан дошманга әйләнде. Мәскәү шунда ук Төркия белән бар араларны өзү юлын сайларга булды. Бу мәдәни бәйләнешләргә дә кагылды. ТӨРКСОЙ Төркия оешмасы түгел, ә бар төрки халыкларның берләшмәсе булуга карамастан, Русиядәге Тыва, Хакасия, алардан соң Башкортстан да ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлекне туктатулары турында декабрьдә үк белдерде. Аларга бу таләпне Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский үзе куйды.

Татарстанга килгәндә, анда ике ил җитәкчеләре арасындагы дошманлык халыкларның мәдәни, фәнни, гаилә бәйләнешләрен бозарга тиеш түгел дигән караш киң җәелгән иде. ТӨРКСОЙ мәсьәләсендә бигрәк тә. Инде әйтелгәнчә, ул төрек түгел, ә төрки халыклар оешмасы. Президент Рөстәм Миңнеханов Төркия белән сәяси мәсьәләләрдә эш итүдә тулысынча Русия хөкүмәтенең рәсми карашына нигезләнә. Әмма ул да берничә мәртәбә, моның фәкать сәяси өлкәгә генә каравына басым ясады. Мәдәни һәм бигрәк тә сәүдә мөнәсәбәтләрендә Миңнеханов Төркия һәм төрек оешмалары белән араларга зур зыян китерми генә эш итәргә тырышты, хәтта бар Русиядә төрекләргә каршы истерия барганда, алар безнең белән кардәш халык, без араларны өзүгә каршы дигән белдерү ясады. Һәм шушы белдерүе белән аек акылда калган татарлар, Русиядәге башка төркиләр һәм төрекләр арасында да зур ихтирам казанды.

Башка төбәкләрдә Төркия бизнесына басым арткан чакта Татарстандагы төрек инвестицияләренә зыян килмәде диярлек. Монда президент Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстандагы Төркия консулы Турхан Дилмачның йогынтысы зур булды.

Әмма хәзер Казанның инвестицияләрне саклау хисабына мәдәният өлкәсендә Мәскәүгә буйсынырга мәҗбүр булганлыгы ачыкланды. Министр Айрат Сибагатуллин президент Миңнеханов кадәр кыю булмавын, Мәскәү басымына бик тиз бирелүен күрсәтте.

Казанның ТӨРКСОЙдагы үз вәкилен чакыртып алуы, асылда, аның оешма белән араларын өзүен аңлата диде Азатлыкка ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов.

– Татарстан мәдәният министрлыгы сезгә хезмәттәшлекне туктату турында хәбәр иттеме?

– Юк. Без Татарстан министрлыгыннан үз вәкиленең оешмадагы эшен туктатуы турында хат кына алдык. Анда Татарстан бу карарны Мединский күрсәтмәсе нигезендә кабул итә, диелгән иде.

– Русия мәдәният министрлыгыннан моңа аңлатма булмады инде?

Дюсен Касеинов (сулдан икенче) 2011 елда Анкарада Татарстан вәкилчелеген кабул итә
Дюсен Касеинов (сулдан икенче) 2011 елда Анкарада Татарстан вәкилчелеген кабул итә

– Юк, әмма кирәк иде. Бу бик мөһим. ТӨРКСОЙ белән Русия мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында меморандум бар. Аңа Русия ягыннан министр урынбасары Владимир Аристархов кул куйган. Шул килешүнең туктатылуы турында Русиядән рәсми бер хат та килмәде. Безгә дә килмәде, Русиянең Төркиядәге илчелегенә дә, Төркиянең Русиядәге илчелегенә дә килмәде. Мединский хаты бары тик безнең оешмада күзәтүче әгъза статусында булган дәүләтләр (республикалар) министрларына гына юлланган. Халыкара кануннар нигезендә дә Русия безгә рәсми хат юлларга тиеш иде. “Килеп туган вазгыять аркасында хезмәттәшлекне туктатып торырга мәҗбүрбез”, дип. Без аңлар идек. Хәлләр яхшырганын көтәр идек. Бу булмады.

– ТӨРКСОЙ​ исеменнән Татарстан һәм Башкорстан мәдәният министрлыкларына, елларча тупланган уртак мирас һәм элемтәләрне өзмәү юлларын табарга тәкъдим итеп мөрәҗәгать итәргә теләмәдегезме?

– Алар үзәк кушканны эшли. Мин Русиянең һәм оешмага кергән башка бер илнең дә эчке эшләренә тыкшына алмыйм. Бу вазгыятьтә нишлик, дип, ярдәм сорап алардан миңа мөрәҗәгать итүче дә булмады. Мин үзем сездән дә күбрәк борчылам бу хәлләргә. Бу хезмәттәшлек өчен күпме тырышлык, гомернең зур өлеше бирелгән.

– Хәзерге сәяси шартларда татарлар һәм башкортлар белән мәдәни хезмәттәшлекне ничек сакларга җыенасыз?

– Элемтә югалмас дип өмет итәм. Төркия белән мөнәсәбәтләр яхшыргач, без аларны бик тиз кире кайтара алырбыз. Бу бер. Икенчедән, туган илем Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек дәүләтләр белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә җыенабыз. Алар тарафыннан элемтәләрне өзәргә дигән һичбер ишарә юк. Әлегә.

XS
SM
MD
LG