Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда тугра көне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнергә тиеш"


"Татарстанда тугра көне дәүләт дәрәҗәсендә үтәргә тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:27 0:00

"Татарстанда тугра көне дәүләт дәрәҗәсендә үтәргә тиеш"

7 февраль Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге үз көчләре белән Татарстан туграсы көнен уздырды. Алар башкаланың үзәк урамында республика туграсы төшкән меңләгән әләм таратып кына калмады, Татарстан президентына тугра бәйрәмен дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне сорап мөрәҗәгать тә язганнар.

Казанның Бауман урамында “Азатлык” яшьләренең 7 февральдә бишенче ел рәттән тугра көнен билгеләп үтүләре матур гадәткә әйләнде. Быел, башка еллардан аермалы буларак, оештыручылар Татарстан туграсы төшерелгән өч меңләп әләм таратты.

“Былтыр без түштамгалар, магнитлар гына биргән идек, быел байраклар да әзерләдек, шуның белән аерылып торабыз”, диде бу чараны оештыручы, “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин. Урамда Татарстан әләмнәре тоткан кешеләрнең артуын күргәч аның йөзе тагын да ачылып китте. Казанлылар да кулларына әләмнәрне алгач, тугра көне икәнне төгәл әйтә алмасалар да, “Татарстан көнеме?”, яисә “Азатлык” яшьләре ярдәме белән “Татарстан гербы көне” дип җавап кайтардылар.

Наил Нәбиуллин сүзләренчә, чараның максаты – Татарстан символы булган туграның кабул ителгән көнен искә алу. Чөнки ул дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелми. Шуңа күрә шәһәргә бәйрәм төсен өстәр өчен, халыкның миллилеген үстерү ниятеннән бу эшкә алынганнар. “Азатлык” берлеге рәисе фикеренчә, казанлыларның күбесе тугра көне турында белми.

“Мәгълүмат чараларында әлеге көн турында бернинди хәбәр юк, шуңа күрә безнең максат – халыкка милли символика хакында сөйләү һәм белгертү”, ди ул.

Быел “Азатлык” яшьләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать хаты да язган. Берлек рәисе урынбасары Илмир Салих әйтүенчә, анда сүз тугра көнен дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү турында бара. Алар республика символлары белән бәйле истәлекле көннәр гаделсез рәвештә онытыла дип саный. “Азатлык” яшьләре фикеренчә, тугра бәйрәме рәсми булса, татар халкының бердәмле, милли рухы артып, Казан тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәчәк.

“Татарстанның дәрәҗәсе дә башка республикалар арасында күтәрелеп, безгә карата яхшы мөнәсәббәт тудыруда ярдәм итәр иде”, ди Илмир Салих.

“Һәр дәүләтнең үз символлары бар, алар барсы бергә зур әһәмияткә ия, чөнки дәүләтнең һәм аның халкының йөзен, рухын чагылдыра. Ул символларны күтәрү, зурлау, популярлаштыру – үзен хөрмәт иткән һәр дәүләтнең бурычы. Шуңа күрә, Татарстанның дәүләт символларын да олылау эшен башлап җибәрсәк иде”, диде Наил Нәбиуллин тугра көне уңаеннан язылган мөрәҗәгатьнең эчтәлеге белән таныштырып.

Казан үзәгендә таратылган меңләгән Татарстан әләмнәрен “Азатлык” берлеге яшьләре үз көчләрен, хәләл акчаларын туплап ясата. Тугра акциясен дә башкалада бишенче ел рәттән әлеге милли җанлы егет-кызлар оештыра. Күпчелек татарстанлылар социаль челтәрләрдә дә, реаль тормышта да бу көнгә битараф кала бирә.

XS
SM
MD
LG