Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Туган тел көне


«Туган тел» оешмасы конференция уздырды. Конференциядәге чыгышлар китап итеп чыгарылачак, татар теленә китапка урын табылмачак.

Бүгенге көндә җир шарындагы халык 6 мең телдә сөйләшә. Шуларның яртысы бетү куркынычы астында. ЮНЕСКО мәгълүмәтләренә караганда, дөньяда һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Һәм шушы оешма 1999 елда 21 февральне туган телләр көне дип игълан иткән. Ә инде 2008 ел Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан туган телләр елы дип билгеләнгән. Бүген ягъни 21 февральдә Мәскәүдә «Туган тел» оешмасы «Татар телен саклап калу һәм үстерү» дигән темага фәнни- гамәли конференция уздырды. Мондый конференцияне алар инде икенче ел уздыра. Узган ел үткәрелгән конференциядәге барлык чыгышлар теркәлеп, рус һәм инглиз телләрендә басылып та чыгарылган. Бүгенге конференция вакытында алар халыкка таратылды. Фәнни гамәли конференциядә Казан галиме Рүзәл Йосыпов, профессор Әгъдәс Борһанов катнашты. Ә инде төп докладны «Туган тел» оешмасы рәисе Рафкат Галимов ясады. Туган телгә багышланган очрашу да булгач, конференциядән соң концерт карау теләге белән дә җыелышкан халык, алып баручы сүзен рус телендә башлауга шауларга тотынды. Кемдер татар телендә сөйләгез, дип кычкырды, кайсыдыр: «Русларны уздыра алмассыз инде, болай да аңлыйбыз!» -дип каршы чыкты. Ничек кенә шау- шулар булуга карамастан конференция рус телендә башланып китте. Конферцияне алып баручы Сания Исмагилова, Казанның мәдәният министрлыгы, Мәскәүнең ЮНЕСКО оешмасы бүлегеннән килгән, конференциягә җибәрелгән котлауларны укыды. Чыгышлар күп төрле булса да, Мөхәммәт Миначев туган тел турында төпле сүз әйтелмәде, дип белдерде һәм туган телебезне саклауда безгә Русия дә, ЮНЕСКО да ярдәм итмәячәк, туган телне үстерүне татарлар үз кулына алырга тиеш, диде. Ә менә конференциягә Мәскәү өлкәсеннән үк килгән 89 яшлек Рәшит Рәшитов, быел Казанда булуын. ләкин Бауман урамындагы китап кибете юкка чыгып анда аяк киемнәрен сатуларын күреп гәҗәпкә калганын әйтте.«Татарлар турында билгеле һәм билгесез мәгълүмәтләр» дигән китап авторы Мәймүнә Сибгатуллинаның
«Барлык татарларны да Чынгызхан үтереп бетергән, без болгарлар!» дигән чыгышы халык арасында ризасызлык тудырды.
Конференция башыннан ук «татарча сөйләгез!» дип тавышланган Рафаэль исемле абыйга да микрофон янына үтеп керү бәхете тиде. Аның фикеренчә, туган телне өйрәнүгә көненә 15 минут кына бирелсә дә, телне өйрәнеп булачак икән.
Казаннан килгән галим Рүзәл Юсупов бу конференцияне туган телне үстерүдә файдалы, уңай күренеш, дип саный.
Конференциядә шулай ук Дәрмәнд шигырьләре башта татарча, соңыннан рус телендә Венера Вәлиева тәрҗемәсендә яңгырады.
Шулай итеп Мәскәүнең милләтләр йортында «Туган тел» оешмасы 21 февраль, туган телләр көненә багышлап фәнни -гамәли конференция уздырды. Оештыручыларның әйтүләренә караганда конференциядәге чыгышлар узган елгы кебек рус һәм инглиз телләрендә китап итеп чыгарылачак һәм барлык оешмаларга таратылачак. Шунысы гына кызганыч, конференциядә дә аз урын бирелгән туган телебез. бу юлы да китапка кертелмәячәк.
XS
SM
MD
LG