Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйракта 153 көрд сугышчысын үтерүен белдерә


Төркия хәрбиләре Гыйракның төньягында Көрдстан Эшчеләр Партиясе ПКК сугышчыларына каршы җир өсте һәм һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үтерелгән сугышчылар саны 153-кә җитте дип белдерә.
Төркия баш хәрди идарәсенең интернет сәхифәсендә әле дәвам итүче бу бәрелешләрдә 17 төрек хәрбие һәлак булды диелә.
ПКК ягыннан бернинди дә белдерү булмады. Китерелгән саннар әлегә башка чыганаклар аша расланмаган.
Анкара ПККны Гыйрактан торып Төркиягә һөҗүмнәр оештыруда гаепли.
XS
SM
MD
LG