Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Төркияне Гыйрактагы хәрби чараларын тиз тәмамларга чакыра


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Төркия Гыйракның төньягындагы көрд сепаратист сугышчыларына каршы хәрби чараларын айларга сузмыйча берничә көндә я атнада еәмамларга тиеш дип белдерде.
Гейтс Төркия рәсмиләре белән антакич Акнкарада очрашырга җыена.
Бүген исә Багдадта Төркия вәкиле Гыйракның югары җитәкчеләре белән сөйләшә.
Гыйрак хөкүмәте Төркиянең төньяк Гыйрактагы хәрби чараларын үзенең суверенлыгын бозу дип хөкем итте.
Төркия хәрбиләре узган атнакичтә башланган бу чаралар кыска вакытлы булачак диде, әмма аның күпмегә сузылачагын әйтмәде.
XS
SM
MD
LG