Accessibility links

Күп русиялеләр җылылык, ут кебек төп яшәү уңайлыкларыннан да мәһрүм.


Электр утының күләмен үлчәүче җиһаз
Электр утының күләмен үлчәүче җиһаз

Русия энергия чыганакларына бай ил, әмма аның халкы кышларын туңа

Энергиягә бәяләр бик югары булып, Русия бюджеты 150 миллиард доллар керем казанды. Шул шартларда да Советлар заманында төзелгән өйләрдә Русиялеләр үзләрен имин хис итәме? Торакның искергән булу сәбәпле чыккан казалардан ел саен бик күп кеше үлә. Иң гади әйберләр, җылылык, електр уты булмау да, халыкны урамнарга чыгарга этәрә. Коммуналь газаплаулар саулауалды көрәшендә аргумент була аламы?
Kaзандагы шушы йорт газдан шартлаган дип фаразлана
Казанда яшәүче Татьяна Одинцова әле дә булса, үткән айда булган хәлне калтыранып искә ала. 9нче гыйнвар, төнендә, Кече Печора урамындагы 7нче йортта газ шартлый.
“Тәрәзәләр кинәт коелып төште, без шартлау дулкынын сиздек, фатир җымерелеп төшәр дип торам, мин тиз генә киендем дә, йөгереп чыктым, анда кеше ярдәм сорап кычкыра иде, бала елаган тавышны да ишеттем. Аннан барысы да ишелде, каты итеп яна башлады, коточкыч булды, коточкыч булды”- ди ул.
Татьяна Одинцова шартлаган йортның каршысындагы башка бер йортта яши. Аның тирәсендә бер кем дә зыян күрмәгән. Ә менә ишелгән йорт калдыклары астыннан, шартлау булган көнне 8 мәет табылган иде. Әле күптән түгел генә, җимерекләр арасында табылган җәсад калдыклары арасыннан югалган Корочкиннар гаиләсенең 2 кешесен, кечкенә кыз һәм аның бабаенының сөяк, гәүдә кисәкләрен танып алалар. Тагын бер кеше мәетен але тапмаганнар.
Мондый газ шарталаулары Русиянең башка күп шәһәрләрендә дә булды һәм барлыгы 30лап кешенең гомерен өзде. Газ шартлаулары еш булмаса да, дистәләрчә мең кеше, кышның иң салкын чагында, су , җылылык булмаудан даими рәвештә интегә.
Русия премьер-министры Виктор Зубков, бу шартлауларның сәбәпләрен тикшерергә кушкан иде. Әмма, Русиянең контрол итүче төп оешманың башлыгы, Ростехнадзор башлыгы Константин Пуликовский бу казаларда газ кулланучылар үзләре дә гаепле, дип акланды
Кайбер русия төбәкләренд, һаваның сүынуы сәбәпле газны куллану артты. Тикшерүләр үткәреп, шуны ачыкладык, кешеләр газны торакны җылытыр өчен куллана. Төп иминлек кагыйдәләре дә үтәлми – дигән иде Пуликовский.
Ләкин ул, ни сәбәпле кешеләрнең фатирларны шул рәвешле җылытканын аңлатмый. Илдәге җылылык системалары, әле Совет заманында төзелгән, аның дәрәҗәсен җайлау мөмкинлеге каралмаган, кайсебер биналарга кирәгеннән артык ягалар, аларда яшәүчеләр кош көннәрендә дә тәрәзәләрне ача. Начар җалытылган йортларда яшәүчеләр кышны салкын фатирда, җылы юрган астында үткәрә. Казанда яшәүче Сания Асадова бу яктан бәхетле, аның фатиры һәр вакыт җылы. Әмма аның кызы яшәгән, шәһәр үзәгендәге башка бер йортта кышларын бик салкын була.
“Кызым Искра урамында тора, былтырдан бирле алар җылылык өчен 1 мең сум тули, мин аларда өскә кимичә утыра алмыйм, салкын вакытта һәр вакыт газ яндыралар. Слесарь чакырганнар иде, ул ярты сәгать тә эшләмәде, җылылык килә башлады, быел алай түгел, чакырсалар да, килүче юк, шуңа күрә газ яндыралар. Салкын булса плитәнең 4 түгәрәген дә кабызалар, булмаса - икесен, ял көнәрендә газ көне булы янып тора, мин килгәндә һәр вакыт плитә янып тора.” - дип сөйләде Сания апа Асадова.
Күп кеше, газны җылыну өчен кабызып куюның ни кадәр куркыныч булганын аңламый. Газ түләүләре яккан күләмгә карамый, аена бер генә төрле бәя куела, електр утыннан эшли торган җылыткычларны куллану шактый кыйммәткә төшә. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы гына. Торак-коммунал хуҗалык искергән, Русия буйлап барган яңа төзелешләр, болай да искергән җылылык һәм електр системаларына өстәмә авырлык китерә. Русия фәннәр Академиясенең социология белгече Евгений Гонтмахер да шул фикердә тора. Ул торак фондының Советлар заманыннан бирле ремон күрмәгәнен, дистә мең квадрат метр торакның яшәү өчен куркыныч булганын әйтте. Хакимиятләр бу куркынычны аңлый. 2005 елда Мәскәүдә 4 сәгаткә ут сүнеп торганнан соң, електр челтәрен яңарту өчен чаралар күрелгән иде. Федераль хакимиятләр төбәкләргә торак фондын ремонтлау өчен ярдәм күрсәтү өчен 300 миллиард сум бүлеп бирде. Әмма белгечләр бу башлангычка тәнкыйть белдерә. Русия фәннәр Академиясенең социология белгече Евгений Гонтмахер: “Бу акчалар төбәкләргә бүленә инде. Төбәкләр аларны фатир хуҗаларының берләшмәләренә бүлеп бирә, ул акчалар аеруча авыр хәлдә булган йортларга бирелә. Әммә аерым фатирларның хуҗалары бу йортларның 5% чыгымнарын үз өстенә алырга тиеш була. Бу зур акчалар. Күп кешенең аңа акчалары юк. Електр чыбыкларын һәм су үткәргечләр сузу яшәүчеләр хисабына үткәрелергә тиеш түгел- ди Евгений Гонтмахер.
Төньяк Кавказның кайбер төбәкләрендә утны өзү социаль каршылык чараларына сәбәпче булды. Дагыстан башкаласы Махачкалада ачулы кешеләр көн саен диярлек урамга чыкты һәм шәһәр башлыгының, республика президентының вазыйфадан китүен таләп итте.
Ташламаларны акчага әйләндерү кануны чыккан 2005 елда пенсионерлар урамга чыккан иде. Аның нәтиҗәләренә Русия хакимиятләре колак салды. Путин Дагыстанга килгәндә, иң авыр хәлдәге йортларны яңартырга 120 миллион доллар вәгъдә итте. Русиялеләрнең ачуын сәясәткә караганда, социал сәбәпләр күбрәк чыгара ала. Левада тикшеренүләр үзәге мәгълүматларына караганда, җавап бирүчеләр белдергән 5 шикаятнең берсе торак кыенлыклары турында була. Үткән елда үткәрелгән тикшеренүдә яшәү шартлары, аларның иминлек ягыннан тикшерелеп торуы белән җавап бирүчеләрдән бары 9% гына канәгать булуын әйткән. 40% кеше яшәү шартларын начар һәм бик начар дигән, тагын 31% кеше – түзәрлек, дип жавап биргән. Бүгенге сайлау алды кампаниясендә, яшәү шартларының начарлыгы хәзерге режимга гаеп итеп куелмый. Әмма белгечләр күпмедер вакыттан соң бу сораулар куела башлаячак ди.
Левада үзәгенең фәнни хезмәткәре Борис Дубин болай ди : “Хәзерге хакимиять шартлаудан якланган һәм тотрыклы, ныкъ торучы һәм шундый хәлләргә яхшы итеп реакция белдерә ала, дип әйтә алмыйм. Юк, бу алай түгел. Ташламаларны акчага алмаштыру тирәсендә килеп чыккан хәл Кремльнең моңа бик дулкынланганын күрсәтә.
Минемчә, Кремль моңа мөнәсәбәтен белдерергә һәм аны тиз, конструктив рухта күрсәтергә тиеш. Бу хәлне йомып калу ярдәм итмәячәк”
XS
SM
MD
LG