Accessibility links

Районнарда да эш муеннан


Казанга Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле бүлекчәләрнең 45 җитәкчесе килде.

Берәүләр Татарстан районнарына конгресс бүлекләре нәрсәгә кирәк соң дияр. Бер караганда, милләтнең киләчәген районнардагы мәгариф, мәдәният бүлекләре кайгырту да җиткән кебек.
Талия Зиннәтуллина
“Яшь парларны язылыштыру урыс телендә бара иде безнең. Татарларны татар телендә, урысларны урысча язылыштыру проблемасын кем- мәгариф күтәрә аламы? ЗАГС өлкәсендәге кешеләр белән конгрессның җирле оешмасы кереп сөйләшә бит! Авылларда парсыз калган, өйләнмичә калган, яисә катнаш гаилә проблемалары белән кемнең кемгә катышы бар? Әгәр дә шушы татар конгрессы шөгыльләнмәсә. Динне тарату, саклау, балаларга иңдерүдә мәгариф бу өлкәгә кереп китеп аны көчәйтергә курка әле. Аңа кемдер этәргеч тә ясарга тиеш. Аны без эшлибез. Шушы районнардагы Татар конгрессының җирле оешмасы кирәклеге сүзсез монда”
,- ди Талия Зиннәтуллина. Ул Теләче районы бүлеге башлыгы. Бу җыелышның көтеп алынганлыгын һәм соңгы 3 ел эчендә мондый очрашуларның бөтенләй булмаганлыгын да әйтеп узды.
Татар конгрессының Кама Тамагы районы җирле бүлеге башлыгы Илдус Гыйльметдинов бу иҗтимагый оешманың максаты милли мәнфәгатьләрне тормышка ашыруда әйдәп бару һәм урындагы хакимиятләрнең артыннан төртеп тору икәнлеген дә әйтеп узды.
Илдус Гыйльметдинов
“Татарның куркалыгымы, мокытлыгымы, тагын шул Мәскәүдән куркуымы- дин мәктәпләргә кереп китә алмый. Район мәгариф бүлеге башлыклары, мәктәп мөдирләре Советлар Берлеге заманындагы кебек куркаклар әле. Һәрбер авылда иң кимендә 15-20 өйләнә алмаган исерек егет бар. Әгәр дә дин бала чактан ук кереп, алар дингә тартылган, дин сабагы укытылса, гөнаһ дип кенә булса да эчмәс иде ул. Шушы 20 егет өйләнер иде, аларның балалары булыр иде. Алар бит авыл саен”
,- ди Илдус Гыйльметдинов. “Авыллардагы татар проблемаларын күтәреп, аларны хәл иттерү безнең эш бит”,- дип тә өстәде ул.
Чаллы бүлеге башлыгы Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә татарлыкны үстерергә, күтәрергә тарих тарафыннан бирелгән мөмкинлекләр артта инде. Бүген вәзгыять башка. “Шуңа күрә булдыра алган кадәр һәркем үз түтәлен ныграк казырга тиеш”,- ди ул. Чаллы педагогия институты ректоры буларак, татар балалары күбрәк укысын өчен, Татарстаннан теләк булучылар кимегәндә, татарлар яшәгән төбәкләргә чыгып абитуриентлар җыеп йөрү турында да әйтте.
Фәүзия Бәйрәмова
“Кайвакытта тәнкыйтьләсәк тә, Татарстанда татар булу өчен, мөселман булу өчен шактый шартлар тудырылган. Татар буласың икән бул. Мәктәпләр ачыла, матбугат чыгып тора. Әйтерсең лә бу бәрәктәләр күктән төшкән, безнең үзебезнең татарларыбыз балаларын татар мәктәпләренә бирмиләр. Бигрәк тә район үзәкләрендәге зыялылар балаларын татар мәктәпләренә бирмичә, урыс мәктәпләренә биреп начар үрнәк күрсәтә”
,- диде бу чарага үз теләге белән килгән язучы Фәүзия Бәйрәмова.
Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты Татарстанның 45 районындагы җирле бүлек җитәкчеләренең ике көнлек очрашуын проблемалар турында сөйләшүләргә керешкәнче аларны азга гына булса да онытып торырлык итеп оештырган иде. Башта алар “Ля-Примавера” симфония оркестры концертын карады һәм Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеена барып кайтты.
Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров бу чаралардан соң булган киңәшмәне ачып, җирле рәисләрнең урындагы хакимиятләр тарафыннан хуплануын да әйтеп узды.
Бу чарага җыелганнар 14 мартта милли-мәдәни сәясәт турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG