Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медицина өлкәсендә зур ачыш ясалды


Стокгольм - Швеция галимнәре йөрәк өянәге - инфаркт һәм инсультларның чыганагын ачыклаган.

Билгеле булганча, инфаркт һәм инсультларга китергән төп сәбәп - атеросклероз авыруы. Атеросклероз кан тамырларына холестерин утырганда барлыкка килә, холестерин "бөкеләре" кан йөрешен туктата. Швециянең Каролина институты галимнәре холестерин "бөкеләрен" булдырган геннарны ачыклаган.

"Без 37 геннан торган бер челтәрне ачыкладык, алар кан тамырларында "бөкеләр" өчен җаваплы. Бу ачыш туры шул геннарга тәэсир итәчәк дарулар табу мөмкинлеген бирә. Бу дарулар ярдәмендә кеше үзен инфаркт яки инсультка җиткермичә озак яши алачак," - диде доцент Йохан Бьоркегрен.

Бүгенге көндә канда холестерин дәрәҗәсе югары булганнарга аны киметү өчен физик күнегүләр, майсыз ризык ашау һәм кайбер дарулар киңәш ителә. Швеция галимнәре - яңа төр дәвалау геннарга ук тәэсир итәчәк, дип ышана.
XS
SM
MD
LG