Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакстан президентының элекке кияве 20 ел төрмәгә хөкем ителде


Астана - Казакстанның хәрби мәхкәмәсе президентның элекке кияве Рахат Алиев һәм Милли Иминлек Комитетының элекке башлыгы Алнур Мусаевны хөкүмәткә каршы фетнә әзерләүдә гаепләп 20 ел төрмәгә хөкем итте. Мәхкәмә эш ябык ишекләр артында узды. Гаепләнүчеләрнең берсе дә утырышта юк иде, алар икесе дә Казакстаннан читтә. Гыйнвар аенда башка мәхкәмә аларны кеше урлау һәм канунсыз эшмәкәрлектә гаепләп Алиевны 20 ел, Мусаевны 15 елга хөкем иткән иде.
XS
SM
MD
LG