Accessibility links

Кайнар хәбәр

Март аенда Гыйракта корбаннар саны нык арткан


Гыйрактагы көч куллануларда тыныч халыктан үлүчеләр саны узган ел урталарыннан бирле тң югары дәрәҗәгә күтәрелде.

Эчке эшләр, саклану һәм сәламәтлек саклау министрлыклары саннарына караганда, март аенда көч куллануларда тыныч халыктан 923 кеше һәлак булган. Бу февраль аендагыдан 31 процентка күбрәк һәм 2007 елның августыннан бирле иң югары сан.

Корбаннар саны арту узган айда хөкүмәт гаскәрләре һәм шыгый сугышчылар арасында булган каты бәрелешләр белән аңлатыла.

Март аенда корбаннар саны нык артса да, бер ел элеккедән 2 мәртәбә кимрәк булган. 2007 елның март аенда тыныч халыктан 1861 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG