Accessibility links

Айрат Арслановка 80 яшь


Айрат Арсланов
Айрат Арсланов

“Тыңлагыз, Казан сөйли!” дигән сүзләре белән берничә буынның хәтеренә уелып кергән, сихри тавышы белән меңләгән кешене радиоалгычлардан аерыла алмыйча тотып тора алган нәфис сүз остасы Айрат Арслановка бүген 80 яшь тулды.

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкорстанның Бүздәк районы, Ахун авылында туа. 1946 елда Казанга килә һәм шул елдан бирле, Татарстан башкаласында, татар сәнгатенә хезмәт итә башлый. Ул төрле елларда Татар Дәүләт Академия театрында, Филармониясендә, радио һәм телевидениядә дә эшли. Аның иҗаты аша меңләгән кеше татар теленә хөрмәт, мәххәбәт рухында тәрбияләнде. Нәфис сүз остасы Айрат Арсланов белән юбилей көнендә үткәргән сөйләшүебез дә, туган тел, аның урыны, кулланылышы темасына багышланды.
“80 яшь - яшь дигән сүз түгел инде ул. Хәлләрем әйбәт, Аллага шөкер, моңа кадәр, һаман эшләп килдек, соңгы вакытларда гына ялга чыктык” – диде ул сөйләшүебезнең башында. Берничә буын татар кешесе Айрат Арсланов тавышын тыңлап үсте. Телнең тәмен, матурлыгын тоярга өйрәнде. Нәфис сүз остасына бүгенге, татарчаны бик аз кулланган, миллелекне югалта барган Казанда, күңелсез түгел микән, татар теленең хәле, кулланылышы турында ни уйлый микән ул? Менә Айрат Арслановның җавабы:
“Татар теле һаман да, безнең дәүләт телебез. Эчне пошырган нәрсә шул – мәктәпләрдә татар сыйныфлары кимеп бара, милли компонентның да бетүе турында күп язалар.
Тел турында без, бүгенге көндә, күп язабыз, күп сөйлибез. Алга барыш булырга тиеш, дип аңлыйм мин. Без, сәхнә кешеләре, бу хакта уйланабыз.
Соңгы елларда, радиоларда әдәби тапшырулар сирәгәя бара, бер “Татарстан” радиосында гына бар алар, анда да артистлар тарафыннан яңа язмалар эшләнми. Безнең иске язмаларны биреп баралар ансы, Аллага шөкер.
Сүз бит ул безнең байлыгыбыз, шулай бит. Милли мирасыбыз. Шуңа күрә, һәр халык үзенең телен якын күреп, Ана теле дип атый. Тел ул, туган ил, туган җир дигән сүз!”
XS
SM
MD
LG