Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония белән Русия Курил утраулары турында тагын килешә алмады


Япония һәм Русиянең тышкы эшләр министрлары Курил утраулары низагын чишү сөйләшүләрендә тәррәкыять булмавын белдерде.

Япон министры Масаһико Куомура Сергей Лавров белән сөйләшүләрдән соң һичюгында элемтәне дәвам итү турында килештек дип белдерде.

Икенче Дөнья сугышында Советлар Берлегенең Курил утрауларын Япониядән тартып алуы сәбәпле Мәскәү белән Токио әле дә үзара солых килешүенә ирешә алмый.
XS
SM
MD
LG