Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сучылар” форумы узды


Корылтайларның хәзер ниндие генә үтми.

Акушерлар да, көтүчеләр дә корылтай үткәрә. Хәтта су белән тәэмин итүчеләрнең дә корылтае уза. Уфада Русиянең су белән тәэмин итүчеләр ассоциациясенең корылтае башланды. Анда 200дән артык вәкил катнаша. Алар төбәкләрдәге су каналлары башлары, федераль һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре.

Чарада төп чыгышны ассоциациянең башлыгы, Мәскәү су каналы җитәкчесе Станислав Хроменов ясады. Ул “Русия суга бай, бездә бер генә кеше дә таза суга интегергә тиеш түгел”, - диде. Зур сәнәгать ширкәтләренең су белән тәэмин ителеше турында сөйләде. Форум үзенең эшен 17 апрель тәмамлаячак. Анда резолюция һәм “Таза су” исемле федераль программа кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG