Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәннәр геноцид корбаннарын искә ала


Бүген Әрмәнстанда һәм чит илләрдә яшәүче әрмән диаспораларында 1915 елда Госманлы империясендә әрмәннәрнең күпләп үтерелүе искә алына. Әрмәннәр бу җинаятьне геноцид дип атый.

Төркия беренче дөнья сугышы вакытында әрмәннәрнең күпләп үлгәнен таный, әмма аның геноцид булганын кире кага.

Дөньяның 20ләп иле ул чорда Госманлы империясендә булган хәлләрне геноцид дип таныды, алар арасында Русия, Германия, Франция, Канада бар.

XS
SM
MD
LG