Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда көч куллану артачак, дип фаразлана


Әфганстандагы АКШ көчләре башлыга генерал Джеффри Шлоссер якын киләчәктә көч куллануның тагын да артачагын фаразлады. Һөҗүмнәр полиция һәм төзелешләргә ясала, диде ул. Әфганстанга күпләп сугышчы Пакыстаннан керә.

Узган ел 2001дә Талибан бәреп төшерелгәннән бирле иң канлы ел булды. БМО хәбәрләренә караганда, 8 меңләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG