Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә шартлауда 3 кеше һәлак булды


Төркиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, илнең көньяк-көнчыгышындагы Сасон шәһәрендә кеше тулы кечкенә автобус янында шартлау булып кимендә 3 кеше үлгән, тагын өчесе яраланган. Илнең бу якларында шартлаулар еш була. Көрд гыйсьянчылары хәрби машиналарга каршы юл буенда миналар куеп калдыра.

1984 елдан бирле Көрдистан эшчеләр фиркасенең сугышчан гамәлләре нәтиҗәсендә дистәләгән мең кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG