Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты хәрбинең Корьәнгә атканы өчен гафу үтенде


АКШ президенты Джордж Буш американ хәрбиенең Гыйракта Корьәнгә атканы өчен Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики алдында гафу үтенде. Бу белдерү бүген Гыйрак дәүләт телевидениясендә күрсәтелде. Соңыннан бу хәлгә Гыйрактагы АКШ хәрби җитәкчелеге гафу үтенде.

Бер американ хәрбие 11 майда күнегүләр вакытында Корьән китабын һәдәф итеп кулланган. Ул гаскәрдән куылган һәм АКШка кайтарып җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG