Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров "Аҗдаһа"ның утыртылуында шикләнми


Иң "абруйлы" криминаль җитәкчегә 12 ел элек кылынган җинаятьләр өчен гаепләү белдерелгән

Татарстан мәгълүмат чаралары иң мөһим хәбәр булып, “Дракон”, ягъни "Аҗдаһа" исеме белән танылган җинаятьчел төркем башлыгының кулга алынуы һәм җаваплыкка тартылу мөмкинлеге турында яза. Сүз Радик Юсыпов турында бара. Аны соңгы вакытта, зур бизнес вәкиле, эре эшмәкәр дип беләләр иде. Ә елегрәк ул, Казанда билгеле җинаять теркемнәренең актив әгъзәсе булган, соңыннан, берничә төркемне берләштерүче "абруйлы" җитәкче исеменә ирешкән, дип хәбәр ителә.
Аңа 1996 елда кылынган 3 үтереш оештыруда гаепләү белдерелгән. Юсыпов Мәскәүдә яшәсә дә, аның улын кулга алып Казанга килергә мәҗбүр иткәннәр, аны Казан рестораннарының берсендә, көндезге ашка кергәч кулга алганнар, дип яза “Коммерсант” газетасы.
Юсыпов белән бергә тикшерүгә башка кешеләр дә җәлеп ителгән. Бер дистә җинаять эше бер төркемгә берләштерелеп карала, дип яза агентлыклар.
Шушы җинаятьләр белән бәйле берничә кеше кулга алынган. Алар арасында, соңгы берничә елда “Рубин” футбол клубының спорт җитәкчесе булып эшләгән Рөстәм Сайманов та булган.
Бүген Татарстанның Югары Мәхкәмәсе шушы кешеләрне иреккә чыгару гаризасын кире какты, Юсыпов һәм Саймановны сак астында калдыру карарын чыгарды.
Бу эш тагын шул ягы белән кызыклы, 2005 елда атаклы депутат һәм криминаль дөнья белән бәйле булуы белән танылган Сергей Шашурин яңгырауклы белдерүләр белән чыккан иде.Ул Татарстанның эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровны шушы “Аҗдаһа” кушаматын йөрткән кеше белән бәйле булуда гаепләде.

Шашурин шушы сүзләре өчен, мәхкәмәгә дә чакыртылды һәм 2005 елда “яла ягу” мәтдәсе белән җәваплыкка да тартылды.

Хәзер Радик Юсыпов кулга алынгач, Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров үзе белдерү белән чыкты.
“Җинаятьчел төркемнең гамәлләренә мәхкәмә бәя бирер, аларның утыртылуында мин шикләнмим”- дигән иде Әсхәт Сәфәров.
XS
SM
MD
LG