Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия-Абхазия чигендә атышлар булды


Бүген Грузия белән аннан аерылырга теләүче Абхазия чик буенда атышлар булуы турында хәбәр ителде. Грузия ягы, Абхазиядән Грузиягә парламент сайлавында тавыш бирер өчен чыккан грузиннарга ут ачылды, дип хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, кимендә ике кеше яраланган, ике автобуска зыян килгән.

Абхаз гыйсьянчылары моңа катнашы булуларын кире какты. Бүген Грузиядә узган парламент сайлавы алдыннан Мәскәү тарафыннан якланган Абхазия белән Грузия арасында мөнәсәбәтләр тагын та киеренкеләште.
XS
SM
MD
LG