Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Кытай сәфәрен тәмамлады



Пекин – Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Кытайга сәфәрен тәмамлады.

Шимбә көнне Пекин университетында ясаган чыгышында Медведев Русия-Кытай хезмәттәшлеген глобаль иминлекнең төп өлеше дип атады һәм ансыз мөһим карарларны кабул итеп булмый диде.

Җомга көнне Кытай һәм Русия җитәкчеләре Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә уртак тәнкыйть белдерде.

Моннан тыш Русия Кытайда атом стансиясе төзү турында 1 миллиард долларлык килешү имзалады.

Кытай җитәкчеләре белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә стратегик партнерлык һәм сәвдә-иктисади хезмәттәшлек турында уртак белдерү имзаланды. Бу документта Русия Тайван белән Тибетны Кытайның аерылгысыз өлеше дип таныды.

XS
SM
MD
LG