Гыйракның качаклар эшләре министрлыгы кире кайтучыларга 195 миллион долларлык ярдәм бүлеп бирде. Хөкүмәт мәгълүматларына караганда, илгә 10 меңләп качак кайткан, аларның 6 меңе - Багдадта яшәүчеләр.
Барлыгы сугыштан качып чит илләргә 4 миллион кеше киткән. Аларның яртысы Сүриядә сыену тапкан, калганнары Үрдүн, Ливан һәм Мысырда яши.
Читтә яшәүчеләр арасында үткәрелгән фикер белешүгә караганда, аларның 95% кире Гыйракка кайтырга тели. Моның өчен Гыйракта иминлек һәм эш булуы зарур, ди гыйраклылар.