Accessibility links

Тимошенко парламентта күпчелекне югалтты


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко коалициясе ике депутатның аннан китүеннән соң парламенттагы күпчелекне югалтты. Югары Рада рәисе Арсений Яценюк моны "хыянәт" дип атады.

Коалициядән чыгулары турында Тимошенко блогы вәкиле Игорь Рыбаков һәм президент Виктор Ющенконың Безнең Украина партиясе әгъзасе Юрий Бут белдерде.

Коалиция парламенттагы 450 урынның 227сен алып тора иде. Ул узган елның сентяберендә узган сайлаудан соң ноябрьдә төзелде.
XS
SM
MD
LG