Базел -- Шимбә көнне Австрия һәм Швейцария шәһәрләрендә Европаның футбол беренчелеге башланды. Беренче уенда Чехия 1:0 исәбе белән Швейцарияне җиңде.
Икенче уенда Португалия 2:0 исәбе белән Төркиәне җиңде.
Европа беренчелегендә 16 ил катнаша. Чемпион 29 июньдә билгеле булачак.