Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын каләм”леләр көймәгә җыелды


“Алтын каләм” фестивалендә җиңгән журналистлар Казан елга портында очрашып, “Борис Полевой” көймәсендә кызыклы мизгелләрне искә төшерде.


27 – 29 июньдә булачак “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесенең йомгаклау өлешенә кадәр “Борис
Полевой” көймәсәндә элекке “каләм”челәрне очраштыруны фестивальне оештыручылар йолага
әверелдермәкче була.
"Алтын каләм"нең мәгълүмати ярдәмчеләре арасында "Азатлык" радиосы да бар
15 июньдә Казанның елга портында нигездә “Алтын каләм” фестиваленең “Гран-при” алучылары җыелган иде. Быел инде 13 тапкыр узачак фестивальнең җиңүчеләре 30 дан артык икән, очрашуга шуларның билгелеләре килгән: Ленар Фәйзутдинов (“Гран-при” 1999 ел, татар һәм рус журналистикасы), Дмитрий Колбасин (“Гран-при 2001 ел, рус журналистикасы), Рөстәм Исхаков (“Гран-при” 2003 ел, татар журналистикасы) һәм башкалар. Аларны “Алтын каләм”нең истәлекләре буенча фестивальнең “әтисе”, КДУ ның журналистика һәм социология факультеты доценты Дмитрий Туманов сәяхәт иттерде.

Алтын каләм”леләрне “Борис Полевой көймәсенең капитаны Александр Чистополов та хәтерли икән,
ул фестиваль узган һәм узачак бүлмәләрдәге үзгәрешләр белән таныштырды. “Алтын каләм”нең катнашучыларын кабул итәргә көймәнең әзер икәнен әйтте.

“Яшь, булачак журналистларыгыз интервьюлар алып тагын ялыктырып бетерер инде”, дип шаяртырга да өлгерде көймәнең капитаны Александр Чистополов.
Дмитрий Туманов фестивальнең йомгаклау өлешләрен, җиңүчеләрне билгеләү көннәрен искә алды. “Гран-при” алачак яшьләрнең реакцияләрен сурәтләп күрсәтте, жюри булган кеше җиңәчәк егет-кызның алдан билгеле булган очракларын да сөйләде. Кайбер яшьләр үзләре үк җиңәчәгенә нык ышанып килә икән, аеруча Казан гимназияләрен бетерүчеләр. Нигә, ни өчен болай булуның серен жюри әгъзалары әйтеп бетермәде.
XS
SM
MD
LG