Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы төркем Политковскаяны үтерү гаепләүләрен хуплый


Халыкара журналистлар федерациясе журналист Анна Политковскаяны үтерүдә шикләнелүче 3 кешегә каршы җинаять гаепләүләре чыгарылуны хуплаучы белдерү ясады.

Чәршәмбе көнне Русия прокуратурасы Политковскаяны үтерелүен тикшерү эшенең бер өлеше тәмалманды дип 3 кешегә үтерү гаепләве белдерелүен игълан иткән иде.

Бу эшкә бәйле башка бер кешен тикшерү дәвам итә диелде.

Халыкара журналистлар федерациясе үтерүчеләрне яллаган кешеләр җавапка тартылырга тиеш диде.

Русия һәм Чечня хакимиятләрен кеше хокукларын бозуда гаепләүче журналист 2006 елның көзендә үз өе янында атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG