Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ зәхмәтен йоктыручылар арта


Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте.

Аны Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Фидус Ямалтдинов ачты һәм алып барды. Утырышта берничә шәһәрнең һәм районның СПИД авыруын кисәтү һәм авыруларны дәвалау юнәлешендә алып барган эшләре аерым тикшерелде.

Фидус Ямалтдинов сүзләренчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә республикада шушы зәхмәтне эләктерүчеләрнең 6421 рәсми теркәлгән, ә күпме әле аларның теркәлмәгәннәре. Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин. Иң аянычлысы шул – быел ВИЧ зәхмәтле 80 анадан балалар туган. Алар хәзер ныклы күзәтү астына алына.

“Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны ел саен 20 процентка арта”, ди хөкүмәт рәисе урынбасары Фидус Ямалтдинов. Аның сүзләренчә, хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны яшьләр арасында да ишәя. Төрле юллар белән шушы чирне йоктыручыларның санын тәгаен мәгълүматларда күрсәтте Фидус әфәнде. Иң зур күпчелек бу чирне җенси якынлык кылганда эләктерәләр икән. “СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала”, диде бу утырышта чыгыш ясаучылар.
XS
SM
MD
LG