Accessibility links

Хәбиров Рәхимовны мәхкамәгә бирде


Башкортстан президенты идарәсе башлыгы, президент Мортаза Рәхимов тарафыннан вазифасыннан вакытлыча читләштерелгән Радий Хәбиров Рәхимовның бу карарын мәхкамәгә биргән.

Хәбировның адвокаты Юрий Наумов белдерүенчә, Рәхимов карарын канунсыз дип тануны сораган мөрәҗәгать Уфаның Киров район мәхкамәсендә теркәлгән.

Наумов "Без бу очракта әлеге карар Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы кануннарына туры килми дип исәплибез," – диде.

Рәхимов Хәбиров керем һәм милек турындагы декларациясендә дөрес булмаган мәгълуматлар бирүдә шикләнелә дигән сылтау белән узган якшәмбе аны тикшерү тәмамланганчыга кадәр вазифасыннан читләштергән иде.

Наумов салым декларациясендә керемне күрсәтмәү яки тулысынча күрсәтмәү турында мәгълумат тиешле оешмалар, бу очракта салым хезмәте тарафыннан расланган булырга тиеш ди.

Мәхкамәнең бу мәсьәләне кайчан карыячагы әлегә билгесез. Наумов исәпләвенчә, мәхкамә бу эшне 10 июлгә кадәр карый башлыячак.
XS
SM
MD
LG