Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Косово җитәкчеләрен кабул итәчәк


АКШ президенды Джодж Буш бәйсезлек игълан иткән Косово җитәкчеләрен бу айда Ак Йортта беренче мәртәбә кабул итәчәк.

Ак Йорт белдерүенчә, Косово президенты Фатмир Сеждиу белән премьер-министр Һашим Тачины Буш 21 июльдә кабул итәчәк.

АКШ һәм Европа Берлегенең күпчелек илләре Косовоның бәйсезлеген таныды. Сербия һәм аны яклаучы Русия Косово бәйсезлегенә кискен каршы.

XS
SM
MD
LG