Accessibility links

Тагын 300 Сребреница үтереше корбаны җирләнде


Җомга көнне Босниядә 1995 елгы Сребреница үтереше корбаннары булган, күмәк каберлектән табылган 300 мәет җирләнде.

Үтерешнең 13 еллыгына багышланган чарага Босниянең төрле якларыннан 30 меңләп кеше җыелды.

1995 елда БМО көчләре саклаган Сребреницага Босния серблары кереп 8 меңнән артык мөселман ирләрне һәм малайларны шәһәр читенә алып чыгып атып үтерде.

Бу Европада Икенче дөнья сугышыннан соңгы иң зур күмәк үтереш булды.

XS
SM
MD
LG