Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл хуҗалыгында алдашу кимерме?


Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев узган ике көндә боралакта республиканың егермеләп районы өстенннән очып, андагы басулар һәм урманнар торышын тикшереп йөрде.

Шул һава сәфәреннән кайткач та, хөкүмәт рәисе районнар хакимнәрен, министрларны һәм башка югары түрәләрне җыеп, селектр киңәшмәсе оештырды. Анда ул аерым алганда, авыл хуҗалыгы җирләренең байтак кына районнарда хуҗасызлык хәлендә булуын сөйләде. Раил Сарбаев сүзләренчә, әлеге сәфәр барышында күргәннәреннән аның исе-акылы киткән.

“Кайбер район җитәкчеләре үзләрендә барлык җирләрнең дә файдаланылуы, эшкәртелүе турында хисаплар бирә, әмма алар биргән мәгълүматларның зур өлеше алдашу булып чыга. Олы юллар кырыендагы басулар гына чәчелә икән, ә читтәрәк яткан кырлар бөтенләй эшкәртелми, аларны чүп баскан”, диде Раил Сарбаев.

Башкортстан премьер-министры Раил Сарбаев сүзләренчә, республиканың авыл хуҗалыгын көрчеккә терәгән районнар җитәкчеләренә карата чаралар күрелә башлаячак. Чаралар күрелә дип әйтү – алар эшләреннән алыначак, дигән сүз белән бер инде ул.

Башкортстанда соңгы елларда авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәләрне күпертеп күрсәтү, ялганлашу турында хәбәрләрне оппозиция вәкилләре һәрдаим әйтеп килә иде. Инде менә бу хәлне республика югары түрәләре үзләре дә танырга мәҗбүр булды. Теге яки бу районнарда һәр гектардан 25-30ар центнер уңыш алына дип мактанган районнарда асылда чын күрсәткеч 12-15% узмый торган булган. Мал азыгын әзерләгәндә дә ялганлашулар чиктән ашкан. Селектор киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Шамил Вахитов моны үзе дә таныды. “Кайбер районнарда узган кышта мал азыгы февраль аенда ук бетте, терлекләр ачлыктан җәфа чикте”, дип белдерде ул.

Киңәшмәдә хөкүмәт рәисе аеруча Ишембай районы һәм шәһәре хакименә ябырылды. Бу районда һәм шәһәрдә җентекле тикшерү оештырырга кушты Раил Сарбаев. Шулай булгач, бу төбәк башлыгының тиздән вазифасыннан бушатылуын көтәргә кирәк. Ишембай районына аерым кисәтү ясалуын бәйсез күзәтүчеләр андагы хакимнең Радий Хәбиров тарафыннан куелган кеше булуы белән дә бәйләп аңлата.

Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзе дә тумышы белән Ишембай районыннан. Якын арада Радий Хәбиров кешеләре саналган байтак кына башка түрәләрнең дә вазифаларыннан читләтелүен көтәргә кирәк, дип белдерә, Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов.
XS
SM
MD
LG