Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич Һаагка киләсе атнада тапшырылырга мөмкин


Сербия хакимиятләре Босния сербларының сугыш җинаятьләрендә гаепләнүче элекке башлыгы Радован Карадҗич Һааг мәхкамәсенә киләсе атна башларында тапшырылырга мөмкин дип белдерә.

Карадҗичның адвокаты Светозор Вуячич Карадҗичның Һаагка тапшыруны мөмкин кадәр кичектерергә теләвенә ишарәләп, Һаагка тапшыру карарын гамәлдән чыгару мөрәҗәгате мөмкин булган иң соңгы көндә, җомгада гына биреләчәк диде.

Вуячич шулай ук Карадҗичның Һааг мәхкамәсендә үзен-үзе яклыячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG