Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ якшәмбегә кадәр Ираннан җавап көтә


Вашингтон якын 2 көндә Тәһраннан Иран атом программасы хакында җавап көтә. Бу хакта Америка Кушма Штатларының дәүләт департаменты вәкиле Гонсало Гальегос белдерде.

19 июль көнне барлыгы алты ил – Бөекбритания, Кытай, Русия, АКШ, Франция һәм Германия яңа тәкъдимне карау өчен 2 атна вакыт биргән иде. Дөнья җәмәгатьчелеге Тәһранга икътисад һәм саклану өлкәләрендә ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Аның өчен Иран уран баетудан баш тартырга тиеш.

Иран җавап бирү вакыты турында берниди килешү булмады, ди.

XS
SM
MD
LG