Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Күгәрчен" ансамбле балалары өйләренә кайта



Екатеринбур – Екатеринбурның "Күгәрчен" исемле балалар ансамблен өйгә кайтару өчен чаралар күрелгән.

9-дан алып 15 яшькә кадәр 40лап баладан торган бу төркем Польшада үткән халыкара фестивалдә катнашкан. Әммә кайту юлында, ашау, яшәү һәм юлга акчалары булмау сәбәпле алар берничә көн буена Беларусның Брест шәһәреннән китә алмый яткан.

Сәфәрне оештыручы оешма читәкчесе Марина Казанцева акчаларны күчермәгән булган. Свердлау өлкәсе милициясе хәбәр итүенчә, Казанцева бүген кулга алынган.

XS
SM
MD
LG