Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров гаделлек эзли


Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров мәхкәмәләшүен дәвам итә.

Ул сәбәпсез эштән куылганы өчен дип республика президенты Мортаза Рәхимовны мәхкәмгә биргән иде. Башкаланың Киров районы мәхкәмәсе моны карамый республиканың югары мәхкәмәсенә җибәргән иде.

12 август югары мәхкәмә ул мәсьәләне карарга тиеш иде. Утырыш булмады. Ул Мортаза Рәхимовның адвокаты Хәлил Тимершин соравы буенча кичектерелде. Адвокат әлегә үзенең әзер булмавы турында белдергән. Утырыш 2 сентябрьгә күчерелде.
XS
SM
MD
LG