Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ятим балалар саны кими


Башкортстанда шушы көннәрдә ике балалар йорты ябылды.

Моның сәбәбе - андагы балаларның яңа гаиләләргә балалыкка, я тәрбиягә алынып бетүендә. Балалар йортының берсе Уфада, икенчесе Кырмыскалы районында ябылган. Хәзер алар балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Кырмыскалы районындагы балалар йортында моңа кадәр 43 бала тәрбияләнгән булган. Соңгы ике елда аннан күп кенә гаиләләр үзләренә ятим балаларны уллыкка һәм кызлыкка алган. Кайбер гаиләләр хәтта икешәр баланы үзләренә сыендырган.

“Балалар йорты ябылуы һәм андагы сабыйларның яңа әти-әниле булулары безнең өчен зур шатлык”, ди Кырмыскалы районы хакимиятендәге опекунлык мәсьләләләре өчен җаваплы җитәкче Зөлфия Бәхтиярова.
Әле Кырмыскалы районындагы элекке балалар йортында төзекләндерү эшләре башланган. Ул хәзер балалар бакчасы итеп үзгәртелә икән. Соңгы ике-өч елда районда балалар тууы арткан. “Шуңа күрә дә балалар бакчасы ачу бик тә урынлы була”, ди Зөлфия Бәхтиярова.

Башкортстанда бүгенге көндә төрле районнарда һәм шәһәрләрдә тагын 29 балалар йорты эшләп килә. Аларда 18 меңнән артык бала тәрбияләнә.

Опекунлык һәм патронат тәрбия турында яңа кануннар кабул ителгәч, Башкортстанда да ятим балаларны үз уллары һәм кызлары итеп алучылар саны кискен артты. Мисал өчен, узган елда Башкортстанда 649 бала яңа гаиләләргә алынган булса, быел 7 айда гына да 1900 гә якын бала яңа әти-әниле булган.
XS
SM
MD
LG