Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне күздән кичерергә чакырды



Вашингтон – Кушма Штатлар саклану министры Роберт Гейтс, Русия авторитар чорына кайту ишарәләре ясый, дип белдерде. Бүген АВС телевидениесендә ясаган чыгышында ул Мәскәү белән стратегик мөнәсәбәтләрне күздән кичерергә чакырды.

Американ президенты Джордж Буш Грузия җитәкчелегенә теләктәшлек белдерде.

"Халыкара җәмәгатчелек Көньяк Осетия һәм Абхазияне Грзуиянең өлеше дип саный. Кушма Штатлар бу карашта нык тора һәм Грузиянең мөстәкыйльлеген һәм бөтенлеген ихтирам итергә чакыруын һәм анда демократияне хуплавын дәвам итәчәк" диде американ президенты.

Буш сүзләренчә, Русия Грузиянең бәхәсле төбәкләренә берничек тә дәгва итә алмый.

XS
SM
MD
LG