Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадридта очкыч һәлакәткә юлыкты


Испания башкаласы Мадридта җирдән күтәрелеп китүче очкыч казага очрады.

Хөкүмәт рәсмиләре әйтүенчә, әлегә 45 кешенең үлеме расланган. Әлегә расланмаган хәбәрләрдә корбаннар саны күпкә артыграк.

Спанэйр һава ширкәтенең Гран Канарияга юл тотучы очкычы күтәрелеп китү юлыннан чыккан.

Каза сәбәпләре әле ачык түгел. Каза урынында коткаручылар эшли.

XS
SM
MD
LG