Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия һәм Көнбатыш Русия карарына тискәре реакция күрсәтте


Грузия Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия республикаларының мөстәкыйльлеген тануын “ачыктан-ачык тартып алу” дип атады. Бу хакта Грузиянең тышкы эшләр министры Гига Бокерия белдерде.

Ул Русия президенты чыгышыннан соң, шундук белдерү белән чыкты. Кайбер Көнбатыш илләре дә Русиянең бу карарына тәнкыйть белдерде.

Британия аны “кабул ителмәслек” дип атады. Франция бу карарга “кызганыч” белдерде.
Германия канцлеры Ангеле Меркель Грузиянең бөтенлеге принцибын яклавын әйтте. Европа Комиссиясе, Русия карары Грузиянең бөтен җирләрендә суверенитеты барлыгы турындагы БМО карарына каршы килә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG