Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгы ярларына Густав давылы якынлаша


Кушма Штатларның Мексика култыгы ярларына Густав давылы якынлашу сәбәпле Нью Орлеанстан һәм яр буендагы башка урыннардан 2 миллионлап кеше качып китте.

Анда нефть чыгару һәм эшкәртү корылмалары да үз эшчәнлекләрен тулысынча диярлек туктатты.

Президентлыкка республиканнар намзәте Джон Маккейн Миннесота штатының Сант Паул шәһәрендә республиканнарның илкүләм җыены ачылышын нык кына кыскартырга кушты.

Президент Джодж Буш белән вице-президент Дик Чейни давылга әзерлек чаралары күрү өчен ул җыенда катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG