Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөннәткә утыртканда үлгән


Июнь ахырында республиканың клиник хастаханәсендә сөннәткә утырту буенча операция алдыннан наркоз ясау сәбәпле 3 яшьлек Рифат исемле малай үлгән иде.

Ул көнне биредә Рифатның игезәге Илфат исә бу оперцияне җиңел кичерә. Мәгълүмат чараларында бу вакыйга гауга уятты. Күпләр бу хәлләрдән соң мөселман йоласын үтәү куркыныч дигән ишарә дә белдерде.
Тикшерүләр уздырганнан соң, белгечләр комиссиясе, бу үлемдә табибларның гаебе юк дигән карар чыгарган. Рифат бөер өсте бизләренең җитешмәүчәнлеге белән авырган. Табиблар әйтүенчә, мондый кечкенә яшьтә әлеге авыруны белү һәм тикшерү мөмкин түгел. Операциягә керер алдыннан үткәрелгән гомуми тикшерү исә, малайны сәламәт дип күрсәткән.

Бөер өсте бизләре кешене стресс вакытында тынычландыра торган гармоннар эшкәртә. Әмма Рифат шулкадәр көчле борчылуына, бөер бизләре чыдамаган. Белгечләр бу фаҗигане мәгълүмат җитмәүгә дә бәйли. Әгәр табиблар наркозның нигә китереп чыгарганын белсәләр, әлеге фаҗига булмас иде.
XS
SM
MD
LG